Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанлыларны “ЭКОяз“ акциясендә катнашырга чакыралар

Чисталык өчен бергәләп көрәшик

1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара. Шуның кысаларында Татарстанда “ЭКОяз“ акциясе уздырыла. Аның максаты – халыкны экологик проблемаларга һәм аларны чишүгә җәлеп итү. 

#ЭКОяз акциясе ике этапта уза: 13 майга кадәр – район, 14-31 май көннәрендә – республиканыкы. Районда җиңгән эшләр республика этабына – ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелә.

Акция түбәндәге номинацияләр буенча үтә: “Иң яхшы балалар бакчасы“, “Иң яхшы мәктәп“, “Иң яхшы гаилә“, “Иң яхшы ЭКО-ишегалды“, “Иң яхшы предприятие“, “Иң яхшы муниципаль берәмлек“. Эшләр һәм проектлар кәгазь битләрдә дә, электрон рәвештә дә кабул ителә (фото-видео материаллар, вакытлы матбугатта басылган язмалар). 

Проектлар үз эченә сыерчык оялары ясауны, флэшмоблар, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән экологик акцияләр һәм дәресләр уздыруны, кече архитектура формалары булдыруны, агач утыртуны, макулатура, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюны, территорияне чистартуны, шигырь һәм җырлар иҗат итүне ала. 

Эшләр 13 майга кадәр район башкарма комитетында кабул ителә. Адресы: Әгерҗе, Гагарин урамы, 13. Белешмәләр өчен телефон: 23860.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев