Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанның беренче прокурор-криминалистының документлары Әгерҗедәге туган мәктәбенә тапшырылды

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Татарлар” тапшыруы иҗат коллективы  бу атнада Иске Эсләк авыл халкына һәм Үтәгән башлангыч мәктәп-балалар бакчасына  зур бүләк ясады. 1922 елны Иске Эсләк авылында туган, 1934 елга кадәр биредә башлангыч мәктәптә белем алган, Татарстанда беренче прокурор-криминалист булган Нурмөхәммәт ЯМАЛИЕВның шәхси истәлекләрен  мәктәп музеена тапшырды.

 

Нурмөхәммәт Ямалиев исеме республикабыз тарихында лаеклы урын алып тора. Ул – Татарстанда беренче прокурор-криминалист. Заманында иң алдынгы тәҗрибәгә таянып, аның тарафыннан оештырылган криминалистика кабинеты СССРда иң яхшылардан саналган. 

Тәҗрибәле юрист элекке Советлар Союзы тикшерү-эзләнү эше белгечләре кулланган  алымнарны бергә туплап кына калмаган, әлеге эш алымнарына йөзләрчә  хокук саклау органнары хезмәткәрләрен дә өйрәтә алган. Күрәсең, шуңадыр  хезмәттәшләре аны яратып “үзебезнең Шерлок Холмс” дип йөрткәннәр. Туган көне дә Прокуратура хезмәткәрләре бәйрәме белән туры килүе дә юкка түгелдер якташыбызның. Бөтен гомерен, энергиясен һәм көчен яраткан эшенә багышлаган Нурмөхәммәт ага тормышта күпне күргән, күпне кичергән. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышын үткән, бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Казан юридик институтында укыган.

1949 елны аны Казан шәһәренең Киров районы прокуроры итеп билгелиләр. Ә 1958 елдан ул – республиканың беренче прокурор криминалисты. 22 ел гомерен шушы эшкә багышлаган якташыбыз. Авыр һәм үтә җаваплы, сизгерлек һәм зирәклек, акыл һәм кыюлык, намус һәм гаделлек таләп итә торган бу вазифаны үтәгән елларда Ямалиевның тикшерүче буларак, җинаятьләрне ачу, җинаятьчеләрне эзләп табу сәләте тулысынча ачыла. 

Менә шундый зур шәхеснең Иске Эсләк авылында тууы, шунда белем алуы авыл кешеләре, бигрәк тә Үтәгән мәктәбе һәм аның укучылары өчен дә зур дәрәҗә булып торды.  Мәктәпнең тарих укытучысы Илгизә Әхмәтҗанова  Нурмөхәммәт Карәметдин улы белән һәрвакыт бәйләнештә булдылар. Аның турында укучылар  фәнни-эзләнү эшләре алып бардылар, республика буенча күп кенә бүләкләргә лаек булдылар.

 Ә 17 июльдә “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Татарлар”  тапшыруның  Ижау шәһәрендәге иҗат төркеме  Үтәгән башлангыч мәктәбенә  шушы бөек шәхеснең  бик күп истәлек материалларын тапшырдылар. Төркемнең җитәкчесе Нәзир Ногманов  һәм “Яңарыш” газетасы  хәбәрчесе  Эльвира Вахитова  Иске Эсләк авылында  һәм  Үтәгән  мәктәп-балалар бакчасында булдылар. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров кунакларны Иске Эсләк авылы, аның яшәеше белән таныштырды. Ә ветеран укытучы Илгизә Әхмәтҗанова, бакча мөдире Гөлназ Йосыпова кунакларга Нурмөхәммәт Ямалиев турында сөйләделәр, мәктәп музеенда саклана торган стенд белән таныштырдылар. 

Дилүсә ФӘЙЗУЛЛИНА,

Үтәгән мәктәбенең ветеран укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев