Татарстанның бер авылында, фермада янгын чыгып, 25 бозау һәлак булган
Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, бозау абзарының эчке яктагы тактадан эшләнгән бүлемнәренә ут кабуын ачыклаган
Әтнә районының Түбән Көек авылында терлекчелек фермасында янгын чыгуы турында хәбәр бүген төнлә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, бозау абзарының эчке яктагы тактадан эшләнгән бүлемнәренә ут кабуын ачыклаган. Янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре 85 бозауны эвакуацияләгән.
Янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Аның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгында барлыгы 25 бозау һәлак булган.
Фото: ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев