Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанның яңа финанс министры итеп Марат Фәйзрахманов билгеләнде

Радик Гайзатуллин Татарстанның финанс министры вазифасыннан китте

Марат Фәйзрахманов финанс ведомствосының яңа җитәкчесе булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Радик Гайзатуллинның республика финанс министры сыйфатында эшен төгәлләргә карар кылуы турында бүген иртән ТР Министрлар Кабинетындагы традицион атналык киңәшмәдә игълан ителде. 

Шунда ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа «Дуслык» орденын тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Финанс министрлыгы системасында 20 елдан артык эшләгән Радик Гайзатуллинның югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте. 

Бүген ТР Рәисе указы белән Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы финанс министры итеп билгеләнде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев