Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тат.Чилчәдә Рәсимә Сабирова тормышка күңел бизәкләрен кушып яши

Кул эшләре остасы


Тат.Чилчәдә яшәүче Рәсимә САБИРОВА  бәйләгән кофта-жилетларда, башлык һәм шарфларда, свитер һәм күлмәкләрдә салават күперенең бөтен төсләре дә чагыла. Татар хатын-кызларының иң асыл сыйфатларын үзенә туплаган гүзәл зат күңел җылысын да кушып бәйләгәнгәдер, һәр киеме матур, йомшак аның. 

Рәсимә гүзәл табигатьле Тат.Чилчә авылында туып үсә. Әнисе Хәдичә апа кул эшләре остасы була. Күрше апалар кичтән бергә җыелып төнге сәгать берләргә кадәр бияләй-оекбаш, башмак, шәлләр бәйлиләр. Ә Рәсимә һәм күрше кызы Дилүсә белән алар бәйләгән куян мамыгы шәлләреннән чаршау ясап уйныйлар. 

– Әниемнең кул эшләрен күреп хозурлана идем. Аның “өйрәнәсең килсә – өйрәтәм“ дигән сүзе җитте, кулыма биш энә алдым, – дип сөйли ул беренче тапкыр бияләй бәйләгән балачагын исенә төшереп. – Башлангыч сыйныфтан соң Салагыш мәктәбенә укырга киткәч, анда йорт эшләре дәресе укытылуы күнекмәләремне ныгытуга менә дигән мөмкинлек булды. Интернат тәрбиячесе Галимә апа Хикмәтуллина кичләрен безне чигәргә дә өйрәтә иде. Чигү өчен һәрберебезгә чәчәкләр, бизәкләр бүлеп биргәне – хәтердә. Барҗы мәктәбендә урта белем алганда да интернатта кичләрен чигү энәсен еш куллыма алдым, кулъяулыклар да читләдем, – дип сөйли Рәсимә апа. 

Елдан-ел кул эшләренә остара баруы турында Рәсимә апа үзенә генә хас гаҗәеп ягымлылык, тыйнаклык, итагать белән ипләп кенә бәян итә.

Аның язмышын газетабыздан укып белегез! Үткән җомга санында чыкты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев