Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова Салагыш мәктәбендә дәрес бирде

5-9 сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән әлеге дәрес “Пилотсыз технология” дигән темага үтте

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе белән республика мәктәпләрендә Сан дәресләре уза.


"Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, якташыбыз Эльвира Әхмәтова бу юлы  Салагыш мәктәбе укучыларына дәрес бирде. 5-9 сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән әлеге дәрес “Пилотсыз технология” дигән темага үтте. Ул “массакүләм матбугат чаралары социаль челтәрләрдән нәрсәсе белән аерыла” дигән сорауга җавап эзләүдән башланды. Яңа технологияләр көннән-кән арта барса да, кешенең роле алыштыргысыз булуы искәртелде.

Бу көнне якташыбыз һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы авыл музеенда да булдылар. Музей җитәкчесе Хәлимә Хөснетдинова һәм татар теле укытучысы Венера Рифкать кызы кунакларны авыл тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштырдылар. Көзге уңышлардан мәктәп коллективы һәм укучылар тарафыннан ясалган күргәзмәләр, аппликацияләрне дә карадылар. 

Очрашу иҗат сөюче, каләм тибрәтүче укучылар, укытучылар белән түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Укучылар Эльвира Фәнис кызының шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрәгә иҗат белән бәйле сорауларын бирделәр.

Очрашуны мөгаллимә Венера Рифкать кызы һәм китапханәче Раилә Равил кызы да шигырьләре белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев