Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Татмедиа“ бүләкләрен отучылар арасында әгерҗелеләр дә бар

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды. Бүләк отучылар арасында безнең район әбунәчеләре дә бар. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте мондый бәйгене җиденче тапкыр уздыра инде. Анда елның-елында безнең район әбунәчеләре дә актив катнашалар. Әйтик, чираттагы бәйгегә ун райондашыбыз квитанцияләренең күчермәләрен юллаган иде. Ә, гомумән алганда, бәйгегә 605 квитанция...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды. Бүләк отучылар арасында безнең район әбунәчеләре дә бар.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте мондый бәйгене җиденче тапкыр уздыра инде. Анда елның-елында безнең район әбунәчеләре дә актив катнашалар. Әйтик, чираттагы бәйгегә ун райондашыбыз квитанцияләренең күчермәләрен юллаган иде. Ә, гомумән алганда, бәйгегә 605 квитанция җибәрелгән булган. Бәхет кемнәргә елмайган соң?

Иң зур бүләк - телевизор Башкортстаннан Илдус Фазлетдиновка китә. Кыйммәтле бүләкләр арасында өч цифрлы фотоаппарат та бар иде. Аны отучыларның берсе - Тәбәрледән Кадрия ТЕРЕНТЬЕВА.

Унбиш әбунәчегә затлы юрганнар тапшырыла. Безнең районнан мондый бәхет Яңа Бәзәкәдән Рушания ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВАга елмайды.

Традиция буенча, бәйге барышында "ТАТМЕДИА" басмаларына иң зур суммага язылган әбунәче дә игътибарсыз калмады. Алар кызыксындыру бүләгенә ия булачак. Безнең әбунәчеләр арасынннан әлеге бүләккә Яңа Бәзәкәдән Гөлназ ВӘЛИЕВА лаек. Сүз уңаеннан: Гөлназның бу бәйгедә беренче генә катнашуы түгел. Ул моңа кадәр дә бүләкләр откан иде.

Әбунәчеләребезне матур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз. Бүләкләрне кайдан, ничек алу буенча 22861 телефоны аша "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев