“ТАТМЕДИА“ җәмгыяте “Язылган өчен – телевизор“ акциясе буенча призлар уйнатты. Җиңүчеләр арасында әгерҗелеләр дә бар
Бүген “ТАТМЕДИА“ җәмгыятендә “Язылган өчен – телевизор“ акциясенә йомгак ясалды. Махсус комиссия әлеге акциядә катнашучылар арасында бүләкләр уйнатты. Әлеге акциядә катнашуның төп максаты – “ТАТМЕДИА“ җәмгыяте карамагындагы өч басмага язылу һәм квитанция күчермәләрен җибәрү.
Телевизор Яшел Үзәндә яшәүче Рамил Тимергалиевка эләксә дә, безнең районнан матбугат басмаларын яратып укучы әбунәчеләребез дә бүләксез калмады. Шаршадыдан Раушания БАҺАУТДИНОВАга юрган эләкте. Ә Иж-Бубыйдан Гөлзидә СУТЯГИНА махсус приз белән бүләкләнә.
Аларны ничек алып булуы турында соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев