“Татпотребсоюз” идарәсе Мактау тактасында Әгерҗедән Алсу Абдуллинаның фотосы да урын алган
– Мактау тактасында республиканың озак эшләүче иң алдынгы хезмәткәрләре белән бергә үземнең фотоны күргәч күңелне горурлык хисләре биләп алды, – диде ул
Бүген Казанда “Татпотребсоюз” идарәсенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсе уза. Анда район башлыгы Ленар Нургаянов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рөстәм Ваһапов белән бергә Алсу Абдуллина да катнаша.
Әлеге мөһим чара кысаларында “Татпотребсоюз” идарәсенең хезмәт алдынгыларын чагылдырган Мактау тактасын да тәкъдим иттеләр. Анда безнең районнан кулланучылар җәмгыятенең икмәк-азык комбинаты технологы Алсу АБДУЛЛИНАның фотосурәте дә бар.
– Мактау тактасында республиканың озак эшләүче иң алдынгы хезмәткәрләре белән бергә үземнең фотоны күргәч күңелне горурлык хисләре биләп алды, – диде ул.
Алсу Рафаэль кызы Әгерҗе икмәк-азык комбинатында 39 ел технолог булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев