Тәбәрледә “Әгерҗе хәбәрләре“н йөздән артык кеше яздыра
Наҗия исеме гарәпчәдән "якын дус, тиз ярдәм итүче" дигәнне аңлата. Бу сыйфатлар Тәбәрле почта элемтәсе начальнигы Наҗия ӘХМӘТОВАга бик тә туры килә. Ул - Тәбәрле кызы. Студент вакытта гына шәһәрдә яшәгән елларын исәпкә алмаганда туган авылыннан бер дә аерылмаган Наҗия. Тәбәрледә кияүгә чыккан, ире Рафис белән балалар үстергәннәр. Колхоз ашханәсендә...
Наҗия исеме гарәпчәдән "якын дус, тиз ярдәм итүче" дигәнне аңлата. Бу сыйфатлар Тәбәрле почта элемтәсе начальнигы Наҗия ӘХМӘТОВАга бик тә туры килә.
Ул - Тәбәрле кызы. Студент вакытта гына шәһәрдә яшәгән елларын исәпкә алмаганда туган авылыннан бер дә аерылмаган Наҗия. Тәбәрледә кияүгә чыккан, ире Рафис белән балалар үстергәннәр. Колхоз ашханәсендә эшләгәндә Наҗия авылда уңган аш-су остасы буларак таныла. Бөтерчек кебек җитез, төгәллек һәм пөхтәлек яратучы бу ханымның уңган-булганлыгына хат ташучы булып эшли башлагач кабат-кабат соклана авылдашлары. Газета-журналлар, хатларны да, пенсия-субсидияләр, пособиеләрне дә хуҗаларына һәрвакыт вакытында төгәл итеп тапшыра, товар сатуда да өлгерлек күрсәтә Наҗия. 2011 елда почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләгәч тә үзен бары уңай яктан гына күрсәтә ул.
- Компьютерда яңа программаларны тиз үзләштерә, заманнан артка калырга тырышмый. Наҗия ханым берничә авылга хезмәт күрсәтүче бүлекчәдә бердәм, бик тату коллектив булдырды. Хезмәттәшләре белән килешеп, аңлашып эшләгәнгә нәтиҗәләре дә сөендерә, - ди Әгерҗе почта элемтәсе начальнигы Светлана Николаева.
Чыннан да, товар сату планын узган айда 110 процентка үтәгән Тәбәрле почта бүлекчәсе. Район газетасын да йөздән артык өйдә яздырып укыйлар бу җирлектә.
Наҗия ханым "бу - хат ташучыларның тырышлыгы", ди. Мукшур һәм Сокман авылларына хезмәт күрсәтүче Елена Дмитриева, Яңа Акхуҗада шушы вазифаны башкаручы Валентина Хәмитова, Тәбәрле авылында эшләүче Әлфия Хәбибуллина турында "җил-давылдан курыкмаучылар, эш вакыты белән исәпләшмәүчеләр, эшләренә бик җаваплы караучылар", ди мактап.
Наҗия ханым тулы канлы авыл тормышы белән яши. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, кош-корты, маллары күп.
"Наҗия һәркемгә ачык йөзле, ягымлы, эшчән, тыйнак, итагатьле. Барыбыз да аны бик хөрмәт итәбез". Бу - авылдашы Тәслимә Гайнуллинаның гына түгел, барлык авылдашларының Наҗиягә бәяләмәсе.
Бар күңелен биреп халыкка хезмәт итүче Наҗиягә һөнәри бәйрәме көнендә уңышлар һәм авылдашларыннан рәхмәт ишетеп озак еллар эшләвен телибез.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев