Телегезне кызганмагыз
Куен дәфтәреннән
Мин күршеләр белән яхшы мөгамәләдә. Булдыра алганча бер-беребезгә булышабыз.
Беркөнне берсе:
“Башым авырта, дару ал әле, безнең тирәдә юк“, – дип шалтыратты.
Эштән кайтышлый даруханәгә кереп, кирәкле даруларны алдым.
Күршем берсен авызына капты да, су белән йотасын исенә төшереп, кулларын болгый-болгый хатынына аңлата башлады.
Хатыны су биргәч, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатты. Инде ике ай элек ачуланышкан булганнар, шуннан бирле сөйләшмиләр икән.
Менә нидә икән хикмәт?!
– Дөнья хәлен белеп булмый. Алай-болай хатының үлеп китсә үкенмәссеңме сөйләшмәгәнгә? Соң булуы бар. Ходай биргән телне нигә кызганасың, тәкәббер булма, – дидем.
Бу сүз аңа бик нык тәэсир итте.
Көттереп тормады, хатынын кочаклап гафу үтенде.
Шафкать ГАНИЕВ
Мукшур – Иж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев