Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәмәкечеләргә көн бетә

РФ Президенты "Тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту зыяныннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы Законга кул куйды. Кырыс кагыйдәләр акрын-акрын кертелә бароа. Мәсәлән, быелның 1 июненнән Русиядә җәмәгать урыннарында - дәүләт учреждениеләре, ресторан, вуз, хастаханә, мәктәп, вокзалларда, автобус тукталышларында, метро каршында тәмәке тарту тулысынча тыела. Бу тәртипкә буйсынмаучыларны 1000 сум штраф...


РФ Президенты "Тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту зыяныннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы Законга кул куйды.
Кырыс кагыйдәләр акрын-акрын кертелә бароа. Мәсәлән, быелның 1 июненнән Русиядә җәмәгать урыннарында - дәүләт учреждениеләре, ресторан, вуз, хастаханә, мәктәп, вокзалларда, автобус тукталышларында, метро каршында тәмәке тарту тулысынча тыела. Бу тәртипкә буйсынмаучыларны 1000 сум штраф көтә. Тәмәке тарту урыннары предприятие һәм офисларда гына кала.
2014 елның 1 январеннан кунакханә, җәмәгать туклануы биналары һәм электричка көтә торган перрон-платформаларда да көйрәтеп булмаячак.
2014 елның 1 июненнән тәмәке тартуны санаторий, ерак арага баручы поезд-теплоход, самолетларда тыячаклар. Тәмәкеләрне кибет витриналарына тезеп кую да бетәчәк.
Телеэкраннарда һәм киноларда тәмәке тарту фильм герое образының яки телетапшыруның алыштыргысыз өлеше булганда гына рөхсәт ителә.
Закон булгач, барыбыз да аны үтәргә тиеш. Ә шулай да тәмәке тартуны тыю турындагы бу канунга ничек карыйсыз? Фикерләрегезне безнең сайтта язып калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев