Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Теркәү-имтихан бүлекчәсендә – яңалыклар

Әгерҗе районы халкына хезмәт күрсәтүче ЮХИДИның Алабуга районы буенча теркәү-имтихан бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Әнәс ГАФФАРОВтан транспорт хуҗаларын бик еш кызыксындыра торган сорауларга җавап бирүен үтендек. - Әнәс Мәснәвиевич, Алабугадагы имтихан һәм теркәү бүлекчәләрен берләштергәннәр дип ишеткән идек. Яңа бүлекчәнең эшчәнлеге нидән гыйбарәт хәзер? - Быелның июль аеннан имтихан һәм...

Әгерҗе районы халкына хезмәт күрсәтүче ЮХИДИның Алабуга районы буенча теркәү-имтихан бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Әнәс ГАФФАРОВтан транспорт хуҗаларын бик еш кызыксындыра торган сорауларга җавап бирүен үтендек.
- Әнәс Мәснәвиевич, Алабугадагы имтихан һәм теркәү бүлекчәләрен берләштергәннәр дип ишеткән идек. Яңа бүлекчәнең эшчәнлеге нидән гыйбарәт хәзер?
- Быелның июль аеннан имтихан һәм автомототранспортны теркәү бүлекчәләрен берләштерделәр. Хәзер ул теркәү-имтихан бүлекчәсе (РЭО) дип атала. Мин җитәкли торган бу бүлекчә транспорт чаралары белән идарә итүгә имтихан кабул итү, гамәлдә булу вакыты чыккан йөртүче таныклыгын алыштыру һәм дубликатын бирү, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат ителгәннәрнең таныклыгын исәпкә алу, автомототранспортны теркәү һәм исәптән төшерү белән шөгыльләнә. Без хәзер дә шул ук Алабуга, Менделеев һәм Әгерҗе районнарына хезмәт күрсәтәбез.
- Йөртүче таныклыгын алыштыру өчен нинди документлар кирәк?
- Гариза, медицина белешмәсе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар буенча бурычлар юклыгы турында белешмә, ИНН, паспорт, 800 сум түләгәнгә квитанция, йөртү таныклыгы кирәк.
Йөртүче таныклыгының гамәлдә булган вакыты чыгып та, транспорт белән идарә иткән өчен 2500 сум штраф салына.
- Әгәр граҗданин Рәсәйнең башка шәһәрендә укып, транспорт чарасы белән идарә итүгә имтиханны теркәлгән урынында бирә аламы?
- Бу очракта без аның укыганлыгының хаклыгын тикшерәбез. Дөрестән дә ул гражданин укыган булса, имтихан бирергә кертәбез. Моның өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: паспорт, курслар тәмамлау турында белешмә, медицина белешмәсе, автомәктәпнең лицензиясе, дәүләт пошлинасы түләү квитанциясе.
- Транспорт чарасын теркәү өчен нинди документлар кирәк?
- Гариза, сату-алу килешүе, транспорт чарасы паспорты, дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция. Документларны тапшырганчы, транспорт чарасының номерлы агрегатларын чагыштырып тикшерү үткәрелә.
- Транспорт чарасын Татарстанның төрле төбәкләрендә теркәргә буламы?
- Әйе. Мәсәлән, Әгерҗедә теркәлгән һәм шунда яши торган гражданин элек транспорт чарасын Алабугада гына терки һәм исәптән төшерә ала иде. Хәзер исә Татарстанның теркәү-имтихан бүлекчәсе булган теләсә кайсы шәһәрендә бу гамәлләрне башкара ала.
- Кайберәүләр машиналарының теркәү билгеләрен икенче машиналарына күчерергә телиләр. Бу эш ничек башкарыла?
- Бик гади генә. Транспорт чарасы хуҗасы теркәү билгеләрен үзендә калдырырга тели икән, автомобилен исәптән төшергәннән соң 30 көн дәвамында икенче машинасын исәпкә куярга тиеш. Моның өчен теркәү-имтихан бүлеге начальнигы исеменә гариза язарга кирәк.
Хәзер транспорт чарасын элекке хуҗасы исеменнән төшермичә генә сату-алу килешүе төзергә мөмкин. Моның өчен яңа хуҗа биш тәүлек эчендә аны үз исеменә теркәргә тиеш. Бу очракта автомобиль элекке хуҗа исеменнән автомат рәвештә төшә.
- Автомобиль Рәсәй төбәгендә теркәлгән, ә аның хуҗасы Татарстанда яши. Машинаны теркәлгән шәһәргә алып бармый гына исәптән төшереп буламы?
- Бу хәлдән чыгуның ике юлы бар. Беренчесе, машина хуҗасына агрегат номерларын чагыштырып карау өчен автомобилен безнең бүлекчәгә алып килергә кирәк. Биредә аңа транспорт чарасын карау турында акт бирелә һәм ул аның белән машинасын алып бармый гына исәптән төшерә ала. Икенче юл - теркәү-имтихан бүлекчәсенә транспорт чарасына кирәкле бөтен документларны тапшырырга кирәк. Ә без машина теркәлгән шәһәргә сорау җибәрәчәкбез. Уңай җавап алынгач, машинаны исәптән төшерү өчен хуҗасына уведомление җибәрелә.
- Машина сатып алганнан соң ничә көн эчендә исәпкә куярга кирәк? Исәптән төшергәннән соң ничә көн йөрергә була? Теркәү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме күпме?
- Транспорт чарасын сатып алганнан соң биш тәүлек эчендә исәпкә куярга кирәк. Ә исәптән төшергәннән соң 20 тәүлек транзит номер белән йөрергә була.Теркәлмәгән машина белән йөргән өчен 300-800 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
- Рәсәйнең башка төбәгендә теркәлгән гражданинга машинасын Алабугада теркәргә буламы?
- Әгәр гражданин Татарстанда алты айга вакытлыча теркәлгән икән, машинасын да шул срокка теркәргә була.
- Әгерҗегә килеп, халыкны кабул итүне планлаштырмыйсызмы?
- Быелның сентябреннән һәр атнаның пәнҗешәмбесендә безнең дәүләт инспекторлары, Әгерҗегә килеп, гаризалар кабул итәчәкләр.
- "Права"сы алынган гражданиннарның йөртү таныклыгы кайда саклана?
- Быелның январеннән барлык таныклыклар да гражданин теркәлгән районнарның ЮХИДИ бүлекчәләренә җибәрелде.
- Транспорт чаралары хуҗаларын дәүләт пошлинасы күләме дә кызыксындыра.
- Йөртүче таныклыгын алыштыру - 800, йөртүче таныклыгын югалткан өчен - 1300, автотранспортны исәпкә кую өчен - 2000, исәптән төшерү өчен - 300, ПТС алыштыру - 500, "транзит" билгесе алмыйча исәптән төшерү 100 сум.
- Алабугадагы теркәү-имтихан бүлекчәсенең эш графигы белән дә таныштырыгыз инде...
- Дүшәмбе - 8-18, сишәмбе - 8-16.30, чәршәмбе - 8-18, пәнҗешәмбе - 8-18, җомга - 8-18, шимбә - 8-13 сәгатьләрдә төшке ашсыз гражданнардан гаризалар кабул итәбез. Телефоннарыбыз 8(85557) 30069, 31028.
- Әнәс Мәснәвиевич, Әгерже районында яшәүче транспорт чаралары хуҗаларын кызыксындырган сорауларга җавап бирүегез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев