Теш табибына ничек язылырга?
Сорауга район үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча урынбасары Данис ШӘЙМУЛЛИН җавап бирә
“Теш яматасым бар иде. Бу эшне безнең поликлиникада да башкарып була торгандыр инде. Әгерҗе поликлиникасында нинди стоматология белгечләре эшли һәм аларга ничек язылырга мөмкин?” Н.ДМИТРИЕВ.
Сорауга район үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча урынбасары Данис ШӘЙМУЛЛИН җавап бирә:
– Бүгенге көндә стоматология кабинетында түбәндәге белгечләр эшли: теш табибы, табиб-стоматолог-хирург, балалар стоматологы-табибы, табиб-стоматолог-терапевт.
Аларның һәркайсы алдан язылу буенча кабул итә. Язылуны ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарырга киңәш итәбез. Һәм бу эшне иртәнге сәгатьләрдә башкару отышлырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев