Тәвәккәл таш яра
.... Ак бөдрә йонлы бәрәннәр бәэлди, сарыклар кетер-кетер печән ашый. Сокманда яшәүче Рамил Нәбиуллинның сарык фермасына килеп кергәч, бермәлгә урамда зәмһәрир салкыннар икәнлеге дә онытыла. Рамилнең нәкъ менә сарыкчылык белән шөгыльләнә башлавы очраклы түгел. "Һөнәрем буенча ветеринар мин. Озак еллар "Үрнәк" колхозында мал табибы булып эшләдем. Аннан "Сокман" җәмгыятен җитәкләдем....
.... Ак бөдрә йонлы бәрәннәр бәэлди, сарыклар кетер-кетер печән ашый. Сокманда яшәүче Рамил Нәбиуллинның сарык фермасына килеп кергәч, бермәлгә урамда зәмһәрир салкыннар икәнлеге дә онытыла.
Рамилнең нәкъ менә сарыкчылык белән шөгыльләнә башлавы очраклы түгел. "Һөнәрем буенча ветеринар мин. Озак еллар "Үрнәк" колхозында мал табибы булып эшләдем. Аннан "Сокман" җәмгыятен җитәкләдем. Фермалар бетеп, эшсез калгач, "алга таба ничек яшәргә?" дигән сорау килеп басты. Ижауда яшәүче туганым Илнур: "Сарыкчылык белән шөгыльләнә башласаң, итен сатарга ярдәм итәрмен", - дигәч, шушы эшкә алынырга булдым", - ди Рамил. Узган җәйдә 230 мең сум ЛПХ кредиты алып, Балтач районындагы "Тимирязев" исемендәге җәмгыятьтән һәр башын 7шәр мең сумнан ит юнәлешендәге 30 баш сарык, 2 баш тәкә алып кайта ул. Ә аңа кадәр элеккеге колхоз гаражын ремонтлап, сарыкларны тотар өчен бина әзерлиләр. "Әлеге бинаны сүтә башлаганнар иде инде. Аны миңа бирүләрен үтенеп, Фәрит Гарифович янына бардым. Рәхмәт, бик тиз хәл итте проблеманы район җитәкчесе. Аннан ремонт эшләренә тотындык. Төзелеш эшләренең бер өлешен башкаргач, Хөкүмәттән 250 мең сум субсидия алдык, бик саллы ярдәм булды ул. Сарыкларның һәр кило тере авырлыгы өчен 30 сум хисабыннан 51 мең сум акча да кире кайтарылды инде", - дип сөенә фермер.
Бүгенге көнгә 3 сарыгы гына бәрәнләмичә калган, 8е - 2шәр бәрән, калганнары 1әрне китергән. "Сарыклар карауның бернинди мәшәкате дә юк. Бары тик бәрәнләү чорында төннәрен дә өчәр тапкыр килергә туры килде," - ди Рамил. Хәер, "гаилә фермасы" дигән сүзләргә тәңгәл китереп, бар эшне гаиләләре белән эшлиләр алар. Хатыны - авыл ФАПы фельдшеры Гөлчәчәк, әти-әнисе Камил абый һәм Мөсәвәрә апа, хәтта 5нче класста укучы кызлары Аидә дә еш килә сарык фермасына. "Әниләре имезмәгән 3 бәрәнне өйгә алып кайттык, шешәдән имезәбез. Бик яратабыз шул бөдрәкәйләрне", - ди Мөсәвәрә апа. Ә менә Камил абый сарыкларны көн саен ат белән берәр чана ылыс алып кайтып сыйлый. "Сарыкларның төп азыклары - печән һәм солы. Ә ылыс - алар өчен менә дигән витамин", - дип фикер йөртә ул.
Печән үстерер өчен дә, ашлык чәчәр өчен дә әлегә үзләренең 30 гектар пай җирләрен файдаланалар. Анда эшләр өчен бөтен төр техниклары да бар. Артып калган ашлыкны узган ел Тәбәрледән Азиевларның гаилә фермасына сатканнар. "Тагын 100 гектар мәйдан җир алу хәстәре белән йөрибез. Кәгазь эшләрен рәсмиләштерүдә авыл хуҗалыгы идарәсенең ярдәме бик зур", - ди Рамил. Сарыклар фермасы белән рәттән печән склады төзи башлаганнар. Тагын бер ферма бинасы төзергә ниятлиләр. "Сарыклар санын 100 башка җиткерергә уйлыйбыз. Бу юлы ит юнәлешендәге сарыклар алган булсак, киләчәктә йон юнәлешендәгесен алып кайтачакбыз. Йон сату белән проблема булмас дип уйлыйм: инде хәзер үк итек басучылардан бу хакта кызыксынып йөрим. Чистартылмаган йонны 65, теткәнен 180 сумнан сатарга мөмкин бүген. Ит сату турында да кайгырмыйм. Бердән, туганым Илнур ярдәм итәр, икенчедән, райондашларыбыз да тәмле сарык итен яратып алачагына ышанам. Корбан бәйрәме көннәрендә быел ук сарык сораучылар булды инде", - ди Рамил.
Менә шулай, тәвәккәлләп эшкә алынгач, җае да чыгып тора. Әнә, Россия Хөкүмәте 2012-2014 елларга исәпләнгән "Эш башлаучы фермер" бәйгесен игълан иткәч, анда да катнашырга карар кылган. Казанга киңәшмәгә барып, әлеге бәйгенең шартлары белән якыннан танышып кайткан. "Бәйгедә откан очракта, грантны терлек, техника сатып алыр өчен йә төзелеш эшләре документларын рәсмиләштерүгә тотарга мөмкин булачак", - ди ул. Максатка ирешү өчен менә шулай ныклы адымнар белән атлый Нәбиуллиннар гаилә фермасы. Юкка гына борынгылар "Тәвәккәл таш яра" димәгәннәр бит.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев