“Тимер” батальонында әгерҗеле дә хезмәт итә
Үз көченә ышанган батыр ир-егетнең “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасында хәрби хезмәткә кагылышлы белдерү күргәннән соң тәмам йокысы кача

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр арасында Татарстаннан “Тимер” исемле батальон хәрбиләренең аерым урыны бар. Әлеге батальонда менә инде ике ел Әгерҗе позывнойлы якташыбыз да хезмәт итә.
Үз көченә ышанган батыр ир-егетнең “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасында хәрби хезмәткә кагылышлы белдерү күргәннән соң тәмам йокысы кача. Ил сагына баскан якташларына ярдәм кирәк булу, махсус операция зонасында бер уйда булучы теләктәшләргә ихтыяҗ барлыгы борчый аны. Тиз арада үзе өчен мөһим карар кабул итә ул.
– Илебез иминлеге өчен көрәшүче якташларга ярдәм мөһим. Без анда кирәгрәк, китәм, диде. Әлбәттә, гаиләбез белән каршы тордык, ләкин күңелен патриотик хисләр биләп алган ирем уеннан кире кайту турында уйламады. Аның ныклы карар кабул итүенә көенеп, шул ук вакытта тәвәккәллеге өчен горурланып килешергә туры килде, – ди тормыш иптәше Лилия.
ДӨРЕС ТӘРБИЯ ҮРНӘГЕ
Өч лачын, өч баһадирдай ир-егет бердәнбер сеңелләрен кадерләп үстерә, әти-әнисен хөрмәт итеп яши. Аларның гаиләдә дөрес тәрбия алуы турында ике бертуганның бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булуы гына да әйтеп тора.
Әгерҗе позывнойлы хәрбинең үзе өчен дә гаиләсе бик кадерле.
– Гаиләле тормышның ямен, яшәү тәмен анда булганда ныграк тоя башлыйсың. Чит җирләрдә тормыш иптәшемне, балаларымны еш искә алам, бергә уздырган бәхетле мизгелләрне күз уңыннан үткәрәм. Җай чыккан саен телефоннан да аралашып торабыз, – ди ул.
Якыннары исә гаилә башлыгының шалтыратуын, смс хәбәрләрен зарыгып көтеп алалар.
– Озаграк хәбәр килми торса, бик борчылам, үземә урын таба алмый башлыйм, – ди тормыш иптәше дә.
БЕР ГАИЛӘ КЕБЕК
“Тимер” батальонында да төрле милләт вәкилләре бер гаилә әгъзалары кебек яшибез, ди Әгерҗе.
– Безнең батальон көчлеләрдән санала. Шартлар да бик яхшы. Республикабыз, житәкчелекнең терәк булуын һәрвакыт тоябыз. Контрактка кул куюның беренче көненнән үк барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Түбән Новгород өлкәсендә бер айга якын хәрби укулар узганнан соң, махсус хәрби операция зонасына җибәрелдем. Алгы сызыкта хезмәт итәбез. Үзем гранатометчы ярдәмчесе вазифасын үтим. Арабызда армия сафларында хезмәт итмәүчеләр дә, тәҗрибәлеләр дә бар, – дип сөйли.
Ике тапкыр яраланган ул, шуңа да карамастан илебез сагында ахыргача хезмәт куярга әзер.
ИГЪТИБАР ТОЮ РӘХӘТ
Хәрби хезмәттән ялга кайткан көчле рухлы, тәвәккәл якташыбыз райондашларга да ихлас рәхмәтле.
– Махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан машинист булып эшләгән ПМС-109 предприятиесендәге хезмәттәшләрем, район җитәкчелеге, райондашлар тарафыннан зур көч куеп оештырылган гуманитар ярдәмне алган көнне ничек сөенгәнебезне белсәгез иде... Укучы балалар язган, арасына шоколад кыстырылган хатларны күреп тә күңел була. Барлык батальон егетләре исеменнән зур рәхмәт, – ди хәрби.
ЮЛДАН ТАЙПЫЛМАСКА
Ил сагына басарга теләүче ир-егетләргә дә әйтер сүзе бар Әгерҗенең.
– Җитди адым ясагансыз икән, шул юлдан тайпылмыйча ахыргача барыгыз, егетләр, – ди хәрби.
Ул моны үз үрнәгендә дә һәрчак исбатлап тора.
Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев