Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тимер юл: данлы үткәнебез, якты киләчәгебез

2500 райондашыбыз хезмәт куючы тимер юл предприятиеләренең данлы үткәне

Узган атнада Әгерҗенең корыч магистральләрендә хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен – Тимерьюлчылар көнен билгеләп үттеләр. 2500 райондашыбыз хезмәт куючы тимер юл предприятиеләренең данлы үткәне, үрнәк итеп куярлык хезмәт династияләре, алдынгылары, горурланырлык яшьләре бар.


 
Бу көнне көн дәвамында бәйрәм чаралары гөрләде. Иртәнге сәгать өчтә үк тепловоз-электровозлар кычкыртып, шәһәрдәшләрне сәламләделәр. Район башлыгы Ленар Нургаянов һәм Горький тимер юлының территориаль идарә җитәкчесе урынбасары Александр Кузнецов, бәйрәм чараларында катнашып, тимерьюлчылар, әлеге тармак ветераннары, балалар белән аралаштылар.
 
ОЛЫСЫННАН КЕЧЕСЕНӘ КАДӘР

Матур традиция буенча быел да тимер юл предприятиеләре арасында мини-футбол ярышлары узды. Анда җиде команда катнашты. Бәйрәм иртәсендә стадионда финал уеннары гөрләде. Моңа кадәр күп тапкырлар беренчелекне яулаган эксплуатацион локомотив депосы һәм призлы урын ияләре – вагон депосы командалары җиңү өчен җан аттылар. Бу юлы Кубок ияләре вагон депосы (ВЧД-14) спортчылары булдылар. Аларны футбол манежында Түбән Новгород белән оештырылган телекүпер барышында Горький тимер юлы җитәкчесе Сергей Дорофеевский җиңүләре белән котлады. Ленар Фәрид улы һәм Александр Николаевич командага күчмә Кубок тапшырдылар.

“Хәрәкәт” үзәгендә тимер юл ветераннары арасында узган теннис ярышлары да кызганнан-кыза барды. Спорт белән шөгыльләнергә заманча мөмкинлекләр тудырганнары өчен ветераннар җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ярышларда беренче урынга ия булган Любовь Бодрицкая һәм Сергей Борисов Кубоклар белән бүләкләнделәр.
Балалар күңелендә җитәкчеләр белән берлектә сыналган “Күңелле стартлар” ярышлары да озак вакыт сакланыр. Чаңгыда “шуу”, хоккей уйнау, капчык киеп сикерү бәйгеләрендә дуслык җиңде.

ВОКЗАЛ ЮБИЛЕЕ

Тимерьюлчылар көнендә Әгерҗенең “капкасы” булган тимер юл вокзалы үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне җитәкчеләр, вокзал коллективы һәм ветераннары белән бергә илнең төрле төбәкләреннән килгән пассажирлар да вокзал тарихын барладылар. Ә тарих “тере” картиналарда чагылды. Әнә, 1906 елда вокзалның беренче бинасындагы күренешләр... Поездда кайткан солдатларны каршы алу мизгелләре... Вокзал тирәсендә сәүдә гөрләгән чаклар... 

Бәйрәмдә катнашучылар Ижау шәһәреннән Михаил Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексы хезмәткәрләре тәкъдим иткән экспозицияләр, танылган конструктор Михаил Тимофеевичның биографиясе белән таныша, автоматны сүтеп-җыю мастер-классында катнаша алдылар.

Бу көнне вокзалда истәлекле вакыйга – намаз уку бүлмәсе ачылды.
 
БАТЫРЛАРНЫҢ ИСЕМЕ – МӘҢГЕЛЕК

Бәйрәмдә күңел кылларын тибртәтерлек мизгелләр дә күп булды. Ил иминлеге сагында торучы һәм батырларча һәлак булган тимерьюлчыларны олы хөрмәт белән искә алдылар. Шуларның берсе – өлешчә мобилизация башлангач беренчеләрдән булып ил иминлеге сагына баскан, 2025 елда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Кыюлык өчен” медальләре, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Рөстәм Йосыпов истәлегенә ул эшләгән торгызу поезды бинасында мемориаль такта ачылды. Рөстәм Фәрит улын җитәкчеләр, гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре олы хөрмәт белән искә алдылар. Аның җәмәгате Ирина ханым да – 2022 елдан бирле хәрбиләргә ярдәм итүче волонтер. “Игелекле феялар командасы” берләшмәсендә алар якташларыбызга махсус плащ-япмалар тегәләр, башка яклап ярдәм күрсәтәләр.

–  Батыр иремнең, әтиебезнең исемен мәңгеләштергәнегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде Ирина ханым. – Кадерле кешебез – безнең йөрәкләрдә...
 
ХӨРМӘТЛӘҮЛӘР

Төп бәйрәм чаралары “Орешник” ял паркында дәвам итте. Тимер юл предприятиеләре коллективлары оештырган күргәзмәләр корыч магистральләрдә быел игълан ителгән “Пассажир” елына багышланды.

Ә бәйрәм сәхнәсе җыр-биюләргә, бүләкләүләргә бай булды. Алып баручылар тарихка кереп калган тимер юл белән бәйле вакыйгаларны һәм аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән легендар шәхесләрнең исемнәрен атадылар.

Алар арасында 1915 елда хәрби һәм коммерция поездлары өчен хәрәкәт ачылгач паровозга тарттырып поезд алып барган беренче машинист Тимофей Старочкин, иң яхшы паровоз машинисты буларак исеме илгә танылган Митрофан Крылов, авыр составларны йөртү осталары – абыйлы-энеле Сергей–Иван Гусевларның да фотосурәтләре бар иде.

Бу көнне җитмешкә якын тимерьюлчы бәйрәм сәхнәсендә җитәкчеләр кулыннан төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алды. Ирле-хатынлы корыч магистральләрдә хезмәт куйган парлар хөрмәтләнде. Ил иминлеге сагында торучы якташларга, аларга ярдәм итүне оештыручы тимер юл волонтерларына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Белешмә:

2026 ел Әгерҗе тимер юл предприятиеләре өчен юбилейларга бай:
1916 елда тимер юл вокзалы ачылган.
Шул ук елны, 110 ел элек, паровозларны су белән тәэмин итү өчен Вокзал урамындагы су башнясы файдалануга тапшырылган.
1921 елда тимерьюлчылар тарафыннан беренче табиблык амбулаториясе төзелгән.
1936 елда Казан тимер юлы төзелгән һәм Әгерҗе юл бүлекчәсе барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев