Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тимерьюлчы ветеран олуг юбилеен каршы алды

Халидә Гобәевага 90 яшь тулды

Бүген 36 ел Әгерҗе станциясендэ поездларны кабул итүче-озатучы булып эшләгән, биш балага гомер бүләк иткән, 36 яшендә тол калып ул-кызларын аякка бастырган, гомере буе терлек асрап, бакча үстереп яшәгән, кешеләргә гел яхшылык кына эшләгән Халидә апа бүген котлаулар кабул итә.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин, Әгерҗе станциясе хезмәткәрләре котладылар.

Аның 6 бертуганы, 4 кызы, 10 оныгы, 9 оныкчыгы, кырык ел иңне-иңгә куеп яшәүче ире Рәкыйп абый котлап, бүләкләргә күмделәр. Халидә апага күз тимәсен! Ул әле дә тормыштан тәм, ямь табып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев