Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тимерьюлчылар Әгерҗе бозында җиңү өчен җан аттылар

Хоккей турниры Тимерьюлчылар көне алдыннан уздырылды

Әгерҗе Боз сараенда корыч юлларда хезмәт куючы тимерьюлчы ир-егетләр очраштылар. Аларның бу ялларда узачак һөнәри бәйрәмнәренә Горький тимер юлының Ижау төбәге профсоюзы оештырган хоккей турниры белән старт бирелде. Бозда биш команда – Әгерҗенең “Локомотив” һәм “Спутник”, Ижау, Игра, Красноуфимск уенчылары очраштылар. Иртәнге сәгать 9да башланган уеннар кичке 6га кадәр дәвам итте.

Беренче урынны Ижау командасы яулады. Икенчедә – Әгерҗенең “Локомотив” командасы. Бишенчедә – Красноуфимск уенчылары.

Соңгы уеннар өченче, дүртенче урыннар өчен барды. Соңгы минутка кадәр кайсы команданың өстен чыгасын төгәл генә әйтеп булмады. Чөнки көчләр һәм очколар саны тигез булып барды. Соңгы минутларда гына көндәшләре Игра уенчылары капкасына ике алка керткән Әгерҗенең “Спутник” командасы җиңү яулады һәм өченче урынга ия булды. 

–    Без беренче урынга өметләнгән идек. Чөнки узган ел икенче урын алдык. Төшенкелеккә бирелмибез. Барысы да – алда, – диде “Спутник” командасы капитаны Артем Рыков. 

Җиңүчеләргә медальләр, командаларга Кубок һәм Грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев