Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тирсә“ бүлекчәсендә комбайннар парады узды + ФОТО

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте җитәкчесе Ленар Нургаянов авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю вакытында сынатмаска дигән бурыч куйдылар һәм уңышлар теләделәр. Парадка алып килгән 15 комбайнны белгечләр тикшерделәр, техниканың төзеклегенә бәя югары куелса да, вак-төяк кимчелекләрне бер-ике көн эчендә бетерергә кирәклегенә басым ясадылар. Комбайнчыларның да...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте җитәкчесе Ленар Нургаянов авыл хезмәтчәннәренә урып-җыю вакытында сынатмаска дигән бурыч куйдылар һәм уңышлар теләделәр.

Парадка алып килгән 15 комбайнны белгечләр тикшерделәр, техниканың төзеклегенә бәя югары куелса да, вак-төяк кимчелекләрне бер-ике көн эчендә бетерергә кирәклегенә басым ясадылар. Комбайнчыларның да кәефе яхшы, күңелләре күтәренке. Урып-җыю чорына тулы әзерлек белән керүләрен әйтеп сөендерделәр.

- Ходай әлегә эссе көннәрне кызганмый, шуңа күрә хәзердән үк җиң сызганып эшкә керешергә кирәк, - диделәр алар.

Быел урып-җыю эшенә ун көн иртәрәк чыкканнар. Өч комбайн Тирсәдә көзге бодай, дүрт комбайн Кадрәктә арыш суга. Уразайда борчак сугу эше дә бара. Авыл хезмәтчәннәре алдына 28,5 мең гектар мәйданда чәчелгән бөртеклеләрне 1 сентябрьгә кадәр югалтуларсыз җыеп алу бурычы куелды.

25 комбайн якын көннәрдә районыбыз басуларында тулы көченә эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев