Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсә мәктәбе мөгаллимәсе Раушания Низамбиева: “Сез канат куйдыгыз, укучыларым“

Быел Тирсә мәктәбенең 9 сыйныфын 26 укучы тәмамлый. Гөлнур Тукманова җитәкләгән 9б сыйныфы укучылары бердәмлекләре, активлыклары белән аерылып тордылар. Мәктәптә нинди генә чара уздырылмасын, алар башлап йөрүчеләр, оештыручылар булдылар. Үзләре дә чараларның уртасында кайнадылар, башкаларны да җәлеп итә белделәр. Ә мин 9а сыйныфын җитәкләдем. Әлфинат Вәлиев Көчек авылына күченеп киткәч,...

Быел Тирсә мәктәбенең 9 сыйныфын 26 укучы тәмамлый.

Гөлнур Тукманова җитәкләгән 9б сыйныфы укучылары бердәмлекләре, активлыклары белән аерылып тордылар. Мәктәптә нинди генә чара уздырылмасын, алар башлап йөрүчеләр, оештыручылар булдылар. Үзләре дә чараларның уртасында кайнадылар, башкаларны да җәлеп итә белделәр.

Ә мин 9а сыйныфын җитәкләдем. Әлфинат Вәлиев Көчек авылына күченеп киткәч, бу сыйныфта алты укучы калды. Аларның өчесе - Яңавылдан, икесе - Бәзәкәдән, берсе - Чишмәдән иде. Төрле авыллардан булсалар да, алар бер-берсенә карата игътибарлы булдылар, барысы да яхшы укыдылар. Бу сыйныфны аерып торган тагын бер билге - әти-әниләрнең, бигрәк тә әтиләрнең актив булуы. Алар ярдәме белән һәр чараны чәй табыны артында уздыра идек. Бөтен проблемаларны, килеп туган сорауларны табын артында хәл иттек. Бергәләп нинди генә чаралар уздырмадык: Боз сараена шуарга бару, кышкы салкыннарда кардан фигуралар ясау дисеңме?! Болар сыйныфыбызны тагын да берләштерде, дуслаштырды.

"Алма агачыннан ерак төшми" дип белеп әйткәннәр: балалары да нәкъ әти-әниләре кебек тырыш, максатчан. Әнә, Камил Асанбаев 9 сыйныфны "5"ле билгеләренә генә тәмамлады. Илназ Хикмәтуллин юмартлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торды. Данил Шакиров һәркайда өлгер булды. Әбделмәлик Корбанов иманлы, тәүфикълы булуы белән сөендерде. Энҗе Кәрәмиева һәм Энҗе Ямалиеваның исемнәре җисемнәренә тәңгәл: чын энҗе бөртекләре иделәр. Икесе дә эшчән, тыйнак, сөйкемле...

Мин алар янына өемә ашкынгандай килә идем. Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларымның, әти-әниләрнең ихтирамын тою миңа канатлар куйды.

Шушы матур сыйфатларны алга таба да югалтмагыз, укучыларым. Мәктәптә алган белемнәрегезне тагын да тирәнәйтеп, үзегез теләгән һөнәрләрне үзләштереп, ныклы адымнар белән алга атлагыз. Хәерле юллар сезгә!

Иң изге теләкләр белән сыйныф җитәкчегез Раушания НИЗАМБИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев