Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тирсә мәктәбе мөгаллимәсе – «Авыл укытучысы – 2017» бәйгесендә икенче

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының финал өлеше тәмамланды. Өченче этапка узучылар һәркайсы эчтәлекле, кызык, заманча дәресләр күрсәтте. Җиңүчеләр арасында баллар аермасы бик аз булу да конкурсантларның бик көчле булуларын исбатлый. Мәртәбәле жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, »Авыл...

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының финал өлеше тәмамланды.

Өченче этапка узучылар һәркайсы эчтәлекле, кызык, заманча дәресләр күрсәтте. Җиңүчеләр арасында баллар аермасы бик аз булу да конкурсантларның бик көчле булуларын исбатлый.

Мәртәбәле жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, »Авыл укытучысы» һәм «Ел укытучысы» конкурсларында җиңүче мөгаллимнәр кергән иде.

459 балл җыеп, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Гарипова «Авыл укытучысы-2017» конкурсының җиңүчесе булды. Икенче урында 446 балл белән Әгерҗе районы Тирсә гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле математика укытучысы Гөлназ Вәлиева. Гөлназны зур җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев