Тирсәдә техникасы булган шәхси хуҗалыклар да кар белән көрәшкә чыкканнар
Унлап трактор авыл эчендәге юлларны чистарта
Тирсә авыл җирлегенә керүче Тирсә, Наҗар, Тоба, Чишмә, Мордывый авыллары эчендәге юлларны кардан чистарту буенча эш тиешенчә оештырылган. Бу көннәрдә техникасы булган шәхси хуҗалыклар да бик зур ярдәм күрсәтәләр.
- Егетләргә зур рәхмәт, - ди авыл башлыгы Илнар Гыйззәтуллин. – Авыл җирлеге Советының бер, “Агрохимсервис” җәмгыятенең ике тракторы бертуктамый кар белән көрәш алып бара. Үз тракторлары белән ярдәмгә килгән Айнур Хәкимов, Рамис Хәбибуллин, Фердинант Әхмәтшин, Ленар Асмандияров һәм башка егетләргә рәхмәттән башка сүз юк. Алар юлларны киңәйтүдә, борылышларны чистартуда зур булышлык күрсәтәләр.
Әлеге җирлектәге авыл эчендәге юллар 28 чакрым тәшкил итә.
- Җирлек халкыннан зарланып шалтыртаучылар бер-ике генә булды. Аларны вакытында хәл иттек, - ди Илнар Бәгъзәнур улы.
Ул үзе дә тракторчы егетләрне алыштыра.
- Уртак көч белән тырышмасак, карны җиңәрмен димә. Чөнки ул тәүлек буена да явудан туктамый, - ди авыл башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев