Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Быел Тирсәдә бик күп вакыйгалар көтелә

Тиздән авылда төзекләндерүдән соң объектларны ачуга багышланган бәйрәм тантаналары узачак

Райондагы иң зур җирлек булган Тирсәдә узган халык җыенында авыл тормышында булган матур үзгәрешләр дә, проблемалар да яңгырады.

Быел Тирсәдә, чынлап та, бик күп вакыйгалар көтелә. Биредә һәркайда диярлек төзелеш эшләре гөрли. Болар – “Миләүшә” балалар бакчасына, мәктәп ашханәсенә, спорт комплексына, Вокзальная урамындагы 2нче йортка капиталь ремонт, күпкатлы йортларның дүрт ишегалдысын төзекләндерү, Үзәк урамдагы юлга асфальт түшәлү һәм башкалар. 

Тиздән авылда төзекләндерүдән соң объектларны ачуга багышланган бәйрәм тантаналары узачак.

2013 елдан тормышка ашырылучы үзара салым программасында Тирсә авыл җирлеге дә катнаша. Быел халыктан 477 мең сум акча җыелган. Хөкүмәттән бер сумга дүрт сум өстәлгәч 2 миллион 388 мең сум булган. Бу акчаларга планлаштырылган эшләрне башкаруга старт бирелгән инде. 

Украинадагы махсус хәрби операциядә Тирсә авыл җирлегеннән 23 ир-егет катнаша. Авылдашлары аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Мәктәп коллективы аеруча актив. Укытучылар, хезмәткәрләр белән бергә укучылар да изге эштә бик теләп ярдәм кулы сузалар. Алар макулатура җыеп тапшырганнар, мәктәптә узган хәйрия ярминкәсендә актив катнашканнар. Аннан кергән акчага 130 окоп шәме ясаганнар. Коллектив Яңавыл һәм Биектау авылларында хәйрия концертлары да куйган.

Тирсәдә колачлы ремонт эшләре алып барылса да, хәл итәсе проблемалар да бар. Иң төп мәсьәлә – Чаж елгасы аша күпер салу. Тирсәдә су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен 2 скважина бораулау һәм Вокзальная урамында 2,3 чакрым озынлыктагы суүткәргечне алыштыру мөһим. 

–    Бу проблемалар безгә таныш. Аларны хәл итү буенча эш башланды. – диде Ленар Фәрит улы.  

Җыен ахырында район башлыгы Ленар Нургаянов күп еллар Тирсә авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Венера Муллахмәтовага һәм авыл активисты Алек Вәлиевка Рәхмәт хатлары тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев