Тирсәдән Зәнфирә Мәрдәнова “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының тугры әбунәчесе
Хезмәт елларына алып кайтучы “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасына ел саен языла Зәнфирә апа
“Әгерҗе хәбәрләре”нең килүен көтеп алам. Хәрефен дә төшермичә укып чыгам. Барысы да бик ошый, шулай да тарихи сәхифәдә урын алганнары күңелемә аеруча якын. Ул язмаларда – безнең яшьлек, яшьтәшләрем тормышы. Шуңа аларны аерым игътибар белән укыйм”, – ди Тирсәдә яшәүче әбунәчебез Зәнфирә апа МӘРДАНОВА.
Үзенең дә яшьлеге, хезмәт еллары туган авылында узган аның. Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланып, 8 сыйныфтан соң шушы юнәлештә укырга керсә дә, билгеле сәбәпләр аркасында кире кайтып, укуын Сарсак-Омга мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Урта белемгә ия булган кызны Тирсә сельпосы ашханәсенә повар ярдәмчесе итеп эшкә чакыралар.
– Сельпо рәисе булып Бөек Ватан сугышы ветераны Хәя абый Садретдинов эшләгән еллар иде ул. Аның тәкъдиме белән башланып киткән хезмәт юлым алга таба да шушы юнәлештә дәвам итте. Бераз хезмәт чыныгуы алгач пешекче итеп күчерделәр. Буфетчы булып та эшләдем. Сельпо кибете ачылгач, сатучы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Анысына да ризалаштым. Ул чакта Тирсәдә бердәнбер кибет иде ул һәм анда халыкка кирәкле бөтен нәрсә бар иде. Иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшләдек. Хөрмәтле авылдашым Дамира Гарифуллина белән бергә сату иткән елларны әле хәзер дә сагынып искә алам, – ди Зәнфирә апа.
Аннан соңгы елларда туган авылында ремонт-техника станциясендә (РТС), “Сельхозхимия” берләшмәсендә, райпода сатучы, повар булып эшли. 40 ел стажга ия булган хәлдә пенсиягә “Сельхозхимия” балалар бакчасыннан пешекче вазифасыннан китә.
– Медицина юлыннан китәргә ниятләп, хезмәт юлымның башка борылыш алуына беркайчан да борчылганым булмады. Димәк, язмышыма шулай язылгандыр дип, үземә тапшырылган һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Поварлыкка килгәндә, хатын-кызга болай да ул хезмәтне көн дә башкарырга туры килә бит. Эштән никадәр арып-талып кайтсам да, мин дә өйдә балаларга кайнар ризык әзерләми калмадым, – ди әңгәмәдәшем. – Чәк-чәк, бәлеш, өчпочмак кебек кунак сыйларын да гомер буе яратып пешердем. Кул-аякларым сызламаса, әле хәзер дә бик рәхәтләнеп әзерләр идем...
Һәр авыл кешесенеке кебек, эшләгән елларда алар хуҗалыгында да мал-туар күп була.
– Хәзер кайчак аптырап та куям: көне буе аягөсте эшләп кайткач, өйдәге эшләргә каян көч алдым икән?! Лаеклы ялга чыккач та кимемәде ул эш дигәнең. 60 яшьтә көнозын хуҗалыкта эшләгәннән соң “алҗу ничек була микән ул” дип уйлаганым – хәтердә. 80 яшьтә дә ике сыер саудым, – дип дәвам итә.
Тормыш иптәше Илдус белән өч балага тормыш бүләк итәләр: уллары Расим, кызлары Зөлфинә белән Лидия барысы да туган авылларында төпләнеп яшиләр.
– Ходайга оныклар, оныкчыклар сөю бәхете насыйп иткәнгә дә бик рәхмәтле мин: бүгенге көндә дүрт оныгым, өч оныкчыгым бар, – дип шөкер итә. – “Баланың баласы балдан татлы” дип юкка гына әйтмиләр: көн дәвамында телефонга алардан килеп ирешкән хәбәрләр яшәү көче өсти.
Соңгы елларда кызы Лидия белән бергә яшиләр алар.
– 1961 елның декабрендә шушы нигезгә килен булып төшкән идем. Балалар, шушында үсеп, үз ояларын корды. Бу урамның кешеләре генә түгел, хәтта агач-куаклары да күңелемә якын, чөнки кайчандыр үзебез утырткан идек бит аларны, – ди Зәнфирә апа. – Сәламәтлегем белән бәйле рәвештә инде хәзер урамнарга бик чыгып йөри алмасам да, кайчак тәрәзә янына басып шул агач-куакларга карасам да, бөтен тормышым күз алдыннан үтә...
Хезмәт елларына алып кайтучы “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасына да ел саен языла Зәнфирә апа. Быел да кызы Лидия ташламалы ункөнлек барышында беренчеләрдән булып язылып кайткан инде.
– Алдагы елда да көтеп алып укырга язсын районыбыз басмасын, – дип тели.
Ә без Зәнфирә апа кебек тугры әбунәчеләребезгә саулык, хәерле гомер теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев