Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тирсәдә узган бәйрәмгә күрше авыллардан да килделәр

Шуңа охшаш бәйрәм 8 мартта да узачак

Тирсә Мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен үзенчәлекле һәм күңелле итеп уздырдылар. Узган елдагы кебек, “Йәгез әле, ир-егетләр” бәйгесенә күрше-тирә авыллардан көчле затларыбыздан торган командаларны чакырдылар.

Бу юлы ярышларда Кичкетаң, Тәбәрле авылларыннан, Тирсәнең үзеннән ике команда сыналды. Мәдәният хезмәткәре Илназ Җиһангәрәев җитәкчелегендәге Кичкетаң командасы иң яше булса, шулай ук бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган Фәнис Шәһәбиевның Тәбәрле командасында барысы да 55не узган ирләр иде. Мәсәлән, Ильяс Муллахмәтовка бер атнадан 70 яшь тула икән, ә Мөнәвир Хаҗиев 65 яшен тутырган. Киемнәренә туры китереп командаларына “Буй-буйлылар” һәм “Аклы-каралылар” исемнәре биргән Тирсә егетләре арасында күбесе оста волейболчылар, футболчылар, хоккейчылар, кыскасы, бик актив ир-егетләр иде. “Буй-буйлылар” командасының иң өлкән катнашучысы Ислам Җиһаншин 60 яшьтән өлкәнрәк булса да, егетләрдән бер дә калышмады.

Кызыклы бәйрәм чарасы турында Миләүшә ЯГЪФӘРОВАНЫҢ тулы язмасын газетабыздан бүгенге санында укыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев