Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тирсәдән Фирдания Төхвәтуллина: «11 мең сумга газета-журналларга язылып кайттым әле»

Артистлар тамашачыга бәйле булган кебек, без - журналистлар да укучыларыбыз белән ныклы бәйләнештә. Редакция коллективлары никадәр тырышып эшләмәсен, аларны укучы булмаса, эшләре бәяләнми кала, киләчәкләре дә юк, дигән сүз. Соңгы елларда безнең халыкка «газета-журналлардан бизү» диагнозы куелды. Шәһәрдә генә түгел, авылда да газета алдыручылар саны бармак белән санарлык. Элек хат...

Артистлар тамашачыга бәйле булган кебек, без - журналистлар да укучыларыбыз белән ныклы бәйләнештә. Редакция коллективлары никадәр тырышып эшләмәсен, аларны укучы булмаса, эшләре бәяләнми кала, киләчәкләре дә юк, дигән сүз. Соңгы елларда безнең халыкка «газета-журналлардан бизү» диагнозы куелды. Шәһәрдә генә түгел, авылда да газета алдыручылар саны бармак белән санарлык.


Элек хат ташучы газета-журналлар күп булганлыктан, һәр урамга аерым почта өләшсә, хәзер сумкасында җилләр уйный. Әмма вакытлы матбугат укымау модасы яшәгән көннәрдә дә, газета-журналларның чын фанатлары бар икән! Мәсәлән, Әгерҗе районы Тирсә авылында яшәүче Фирдания апа Төхвәтуллина. «Почтага барып, 11 700 сумлык газета-журналга язылып кайттым», - дип шаккатырды ул.

Гадәттә, вакытлы матбугат белән укытучы, мәктәп директорлары, җитәкче кешеләр кызыксына. Ә Фирдания ханым бүген лаеклы ялда. Дөрес, 32 ел «Сельхозтехника» берләшмәсендә хисапчы булып хезмәт куйган ул. Тик гаиләсенә бәхетсезлек йөге ишелеп төшеп, 50 яшьтә эштән туктарга мәҗбүр була.

- 20 яшьлек улым Илназ юл һаләкәтенә очрады. Әлмәт физкультура көллиятен тәмамлап, бер генә ел укытучы булып эшләргә өлгергән иде. Дусты белән мотоциклда барганда, дамба астына тәгәриләр. Улымның умыртка баганасы юл читендә яткан зур көпчәккә бәрелеп сына. Көчле булды үзе, аякка басты. Бер аягын сөйрәп булса да хәрәкәтләнә башлады. Биш ел шулай азапланды. Шуннан соң табиблар: «Егылса, бөтенләй тора алмаячак», - дип, умыртка баганасының дүртенче дискын титанга алыштырдылар. Әмма шул вакытта нерв җепселе өзелеп калган. Менә 15 елдан бирле улым урын өстендә ята. Күкрәктән аскы өлешен сизми. Борыла да алмый. Ике сәгать саен борып яткырабыз. Төнге 12гә кадәр әтисе кизү тора, аннан соң мин, - дип кайгысы белән уртаклашты Фирдания ханым. - Хастаханәдә гел ятып торгач, тәне чиләнеп беткән иде. Пролеженьнары белән дә озак көрәштек.

Улының газапларын киметергә теләп, үзе мазь ясарга да өйрәнә көчле рухлы ханым. Балавыз, зәйтүн мае, мумье, канифоль кушып, «су ваннасы»нда кайната. Әлеге крем теләсә нинди авыруны дәваларга сәләтле икән. Хәтта пешкән урынга вакытында сөртсәң, иртәнгә кызаруы да сизелми хәтта.

Шундый язмыш сынауларына дучар булса да, бернидән зарланмый, дөньядан тәм табып яши Фирдания ханым. Әнә бит, хәлебез авыр, акча җитми, дип зарланмый, 33 (!) төрле газета-журналга язылып куйган ул.


- Ирем дә, мин дә газеталарны электән яратып укыйбыз, - ди Фирдания апа. - Менә хәзер улыбыз да көтеп ала аны. Газета килгән көн бәйрәм инде безгә. Җомга көнне почта тартмасыннан берьюлы сигез газета (!) алып керәбез. Маллар асрыйбыз, улыма да гел күз-колак булырга кирәк. Шуңа күрә көндез газета укып утырырга әллә ни вакыт юк. Кичне зарыгып көтәм инде. Ниндидер бер сөенечем бар кебек, ятар алдыннан газеталар укыйм. Ирем сканвордларны үз итә. Газетаны кем иң беренче эләктерә, анысы да бар бит әле. «Ирек мәйданы» белән «Акчарлак»ның бер юлын калдырмыйча, чиратлап укыйбыз.

Фирдания ханым алдыра торган газета-журналларның исемнәрен санап бетерү мөмкин түгел. «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан», «Казан утлары», «Юлдаш», «Сканвордлар», «Сердәш», «Адашкан мәхәббәт», «Әгерҗе хәбәрләре», «Гаилә учагы»... Серләр уртаклаша торган тагын әллә ничә басма. Шуның өстенә оныкларына балалар журналлары яздырып та Кыш бабай бүләге ясаган ул.

- Кайберәүләр бер газетага язылырга да коты очып тора. Акча юклыкка гына түгел, вакыт тарлыгына да сылтыйлар, - дим Фирдания апага.

- Берүнең дә эшен күршесе кереп эшләми. Теләге булса, кеше һәр нәрсәгә өлгерә. Акчасы да табыла аның. Үз рәхәтең өчен ничек акча кызганасың? Кемдер машина алып ләззәтләнә, икенчеләре яңа күлмәккә шатлана. Минем өчен газета килү, аны өйгә алып керү, йотлыгып уку чиксез рәхәтлек бирә. Атнасына 12 газета килә безгә. Шулар белән бер атна эчендә танышып чыгабыз. Почта хезмәткәрләре дә: «Фирдания апа, фәлән исемле яңа газета чыккан, мә укып кара әле», - дип мөрәҗәгать итә. Газета күрсәм, сихерләнәм. Анысына да язылып куям, - ди ул.

Фирдания апаның ире хезмәт юлын шофер булып башлаган. Матур җырлагач, аны клуб мөдире вазыйфасына үгетлиләр. Шунда эшләп лаеклы ялга чыга ул. Хатыны кебек ул да сусавын газеталар белән баса. Кайвакытта икесе бер үк басмага язылып кайткан очраклары да була икән.

- Мин ашаганда да газета тотам, - ди Фирдания апа. Укый-укый ашамасам, тамагым туймый минем. Укылган басмаларны берсен дә ертмыйм, көндәлек кирәк-яракка кулланырга да жәллим. Күрше-тирәләргә таратам. «Баштарак, мәгез укыгыз әле», - дип биргәләсәм, хәзер үзләре сорап керә. Мин электән шулай күп язылам инде. Әле беркөнне иске квитанцияләрне таптым. «Человек и Закон», «Работница», «За рулем» кебек журналлар алынган вакытлар да булган.

Фирдания ападан газета-журнал бәяләре артуга карата фикерен дә белештем.

- Бәя белән бергә сыйфаты да арта. Барыбер укыйбыз! - диде ул.

Интертат ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев