Тирсә авылының алтын куллы остасы Илнар Сибатов быелыгы авыл Сабан туена үзе ясаган паровоз белән чыга.
Аны ясау теләге узган ел Әгерҗедә узган республикакүләм “Пчелино“ бәйрәме вакытында туган.
- Аттракционнарда берәүнең паровозга утыртып балалар йөртүен күрдем дә, кызыгып куйдым. Моны мин дә ясый алам бит дигән уй һич кенә дә тынгылык бирмәде. Ике ай элек “бисмилла“ әйтеп эшкә тотындым, – ди Илнар.
Паровоз өчен иске “Жигули“ның запас частьларын файдалана, моторы – мотоблокныкы. Вагоннарның профнастил белән “төрә“. Түбәсен поликорбанат белән яба. Тәгәрмәчләре – җиңел автомобильнеке. Майдан бушаган мичкәне дә эшкә җигә оста. Матур наклейкаларын заказ биреп кайтарта.

- Ике вагонлы алты бала утырышлы әлеге паровозны ясау 25 мең сумга төште, – ди Илнар.
Уенчык паровозны сынап та караганнар Сибатовлар. Узган атнада Варкләд-Бодьяда Авыл көне бәйрәменә алып барганнар. “Бала-чага рәхәтләнеп йөрде“, ди Илнар. Шимбә көн туган авыллары Тирсәдә узачак Сабан туена да паровозны алып чыгачаклар алар.
Нет комментариев