Тормышлары матур, киләчәкләре өметле Кадыбашта яшәүче Расих–Лилия Арслановларның
Кадыбашның үрнәк гаиләләре белән кызыксынганда авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов иң беренчеләрдән булып Арслановлар гаиләсен атады. Чыннан да, тормышлары матур, мәгънәле, рухи яктан бай, киләчәкләре өметле Расих-Лилия АРСЛАНОВларның. РУХИ НЫКЛЫК, ИРЛӘРЧӘ САБЫРЛЫК ҮРНӘГЕ Расих исеме гарәпчәдән "төпле, җитди, ныклы" дигәнне белдерә. Бу исемнең җисеменә тулысынча туры килүе аның тормыш рәвешеннән...
Кадыбашның үрнәк гаиләләре белән кызыксынганда авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов иң беренчеләрдән булып Арслановлар гаиләсен атады. Чыннан да, тормышлары матур, мәгънәле, рухи яктан бай, киләчәкләре өметле Расих-Лилия АРСЛАНОВларның.
РУХИ НЫКЛЫК, ИРЛӘРЧӘ САБЫРЛЫК ҮРНӘГЕ
Расих исеме гарәпчәдән "төпле, җитди, ныклы" дигәнне белдерә. Бу исемнең җисеменә тулысынча туры килүе аның тормыш рәвешеннән үк аңлашыла. Эштә батыр икәнлеген ерактан ук балкып торучы заманча йортлары да күрсәтеп тора.
Гаилә башлыгы Расих Татарстан поселогында туып-үскән. Сигез баланың төпчеге ул. Кечкенәдән үк эш яратып, мал һәм бал кортлары карауда әти-әнисенә булышып, чыныгып үсә егет. Кадыбашка күченгәч, тимерчелектә эшләгән әтисе янында мәш килеп, бу һөнәрнең нечкәлекләрен кечкенәдән үк күңеленә сеңдерә.
Машина йөртүче һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлын "Таң" колхозында башлый Расих. Армия сафларыннан кайткач, бензин ташый торган машинага утыра. Аннары әтисенең һөнәрен дәвам итә: машина-трактор паркының тимерчелегендә озак еллар хезмәт куя. Урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утыра техниканы биш бармагы кебек белүче Расих. Терлек азыгы әзерләү чорында да бу мөһим эштән читтә калмый. Ә хәзерге вакытта гараж мөдире вазифасын башкара. Житәкчеләр аның эшеннән бик канәгать.
"Яшәү нигезе - хезмәттә". Бүген дә тормыш девизы итеп алган шушы сүзләрне тормышка ашырып яши төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, фикер йөртүе хуҗаларча булган гаилә башлыгы.
Уңган-булган хуҗаның абзары тулы мал. "Абзарга чыгып, малкайларның хәлен белеп, ашатып-эчертеп керү рухи дөньяны җиңеләйтеп җибәрә," - ди эш сөючән, гаилә традицияләрен лаеклы дәвам итүче авыл патриоты. Әти-әни янында төп нигездә калып аларга тыныч картлык тәэмин итүче игелекле ул да төпчек малай Расих.
ТЕРЛЕК БУЛСА - ХӨРЛЕК БАР
Әнә шулай ди бәхетен туган авылында тапкан җәмәгате Лилия. Арчада укып, товар белгече һөнәре алып туган авылы Кадыбашка кайта ул. Озак еллар сельпода хезмәт куя. Аннан ашханәдә, хәзер кибеттә сатучы булып эшли. Күп итеп мал асрап, шулардан керем алып, муллыкта яши Арслановлар гаиләсе. Өч сыерлары гына бар аларның! Бозаулары да әллә ничәү. Капка төбендә күңелле итеп каңгылдашучы казлар да - Арслановларныкы. Эш сөючән, һәрвакыт ачык йөзле, чисталык-пөхтәлек яратучы Лилия авылдашларын сөт, каймак, эремчек, май белән тәэмин итә. Шәһәрдән кунакка кайтучылар да Лилиянең сөт ризыкларын бик теләп алалар.
- Лилиям - гаиләбезнең тоткасы. Бөтен эшне бергәләшеп, киңәшләшеп башкарабыз. Аның өлгерлегенә, тырышлыгына, тыйнаклыгына, җитезлегенә сокланам, - дип җәмәгатен мактап туялмый Расих.
ҖЫЛЫ КАНАТ АСТЫНДА
Лилиянең әнисе Наилә апа картлыгын кияве һәм кызының җылы канаты астында каршылый. Йортында ялгыз яшәмәсен дип кайгырталар аны Расих һәм Лилия. Аларның үз балалары да әлеге миһербанлык үрнәген күреп үсәләр. Кызлары Альбина Чаллы каласында шәфкать туташына укый. Уллары Тимур 10 сыйныфта белем ала. Әтисе кебек техниканы бик ярата. Җәен комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Укуда да алдынгы.
Әнә шулай, тулы канлы тормыш белән яши бүген Арслановлар. Авылның нигез ташын менә шундый гаиләләр ныгыта да инде.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев