Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тозга бәя артырга мөмкин

Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин. «Руспродсоюз»га сылтама белән "Известия" басмасы хәбәр итә. «Руспродсоюз»ның дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Алексей Тюник белдергәнчә, хәрәкәттәге состав һәм вагоннарга кытлык күзәтелгәнлектән, тоз чыгаручылар продукцияне сәүдә оешмаларына азрак күләмдә төяп җибәрә. Россия тимер юллары оешмасында әлеге проблемадан хәбәрдар...

Ел ахырына кадәр тозның бәясе 10 процентка артырга мөмкин.

«Руспродсоюз»га сылтама белән "Известия" басмасы хәбәр итә.

«Руспродсоюз»ның дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Алексей Тюник белдергәнчә, хәрәкәттәге состав һәм вагоннарга кытлык күзәтелгәнлектән, тоз чыгаручылар продукцияне сәүдә оешмаларына азрак күләмдә төяп җибәрә.

Россия тимер юллары оешмасында әлеге проблемадан хәбәрдар булуларын белдерделәр, әмма вагоннар ашамлык тозын түгел, ә техник тозны төяп озатырга җитмәвен искәрттеләр.

Тюник шулай ук узган айда техник тозның күпләп сату бәясе 10 процентка кыйммәтләнүе хакында хәбәр итте.

«Соль Руси» җәмгыяте президенты Станислав Черкасов фикеренчә, ел ахырына Россиядә чыгарыла торган тозның бәясе - 5, ә читтән кертелүче «Экстра» классындагы тозның хакы 10 процентка диярлек артырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев