ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард ШӘРӘФИЕВ: Иң зур теләк – дошманны җиңү
Бүген Эдуард Сөләйманович алгы сафта
Бүген Эдуард Сөләйманович – янә алгы сафта. Аның белән элемтәгә кереп, интервью алдык.
– Эдуард Сөләйманович, махсус хәрби операция зонасына икенче тапкыр баруга сезне нәрсә этәрде?
– Быелның февралендә өч айлык контракт тәмамланганнан соң мин волонтерлык эшчәнлеген дәвам итәргә ниятли идем. Чөнки алга куелган бурычларын
уңышлы үтәр өчен хәрбиләргә нинди әйберләр кирәк булганлыгын ачык күзаллыйм. Безнең подразделениеләрне матди-техник яктан тәэмин итү буенча нәтиҗәлерәк эшләү максаты белән контрактны 6 айга озынайту турында карар кабул иттем. Иң мөһиме, бу миңа хәрби линиягә якын булу мөмкинлеге бирә. Контрактны озынайтканнан соң хәл бераз үзгәрде һәм мин батальон командиры вазифаларын үтәүче, соңрак рәсми рәвештә командир итеп билгеләндем. Чөнки моңа кадәрге командир бригада белән идарә итүгә күчерелде. Минем алга батальонда структур һәм кадрлар мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү, шулай ук аны Авдеев участогыннан Артемовскига (Бахмут) урнаштыруны башкару йөкләнде. Алда торган барлык бурычлар да уңышлы төстә үтәлде.
– Сезнең бу карарыгызны гаиләгез ничек кабул итте?
– Гаиләм минем карарны аңлап кабул итте. Әлбәттә, алар минем өчен борчылалар, кайгыралар.
– Хәзерге вакытта сезгә нинди вазифалар йөкләнгән?
– Хәзер мине икенче бригадага күчерделәр. Бригада командирының тәрбия эшләре һәм шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары. Шул ук вакытта матди-техник яктан тәэмин итү мәсьәләләре дә минем җаваплылыкта кала. Чөнки хәрби структуралар линиясе ягыннан да, волонтерлык эшчәнлеге буенча да элемтәләр һәм тупланган тәҗрибә бар.
– Сезнең хезмәттә иң авыры нәрсә?
– Авырлыклар күп һәм алар төрле. Хәрби коллектив белән җитәкчелек итү – бик тә җаваплы һәм катлаулы эш. Командир буларак, алга куелган хәрби бурычларның үтәлеше, шәхси состав һәм башка бик күп нәрсәләр өчен җавап бирәсе. Шул ук вакытта төрле факторлар һәм ихтыяҗларны күз уңында тотарга кирәк. Шәхси состав, башка подразделениеләр, җирле халык белән элемтә булдыру мөһим. Болар барысы да һәрчак физик һәм эмоциональ киеренкелектә булуны таләп итә.
– Безнең солдатларның көнкүреше турында ни әйтә аласыз? Алар нәрсәгә мохтаҗ?
– Хәрби хәрәкәт шартларында солдатның көндәлек тормышын кору – иң төп мәсьәләләрнең берсе. Чөнки хәрбиләрнең үзләрен ничек хис итүләре, коллективтагы тулаем мохит турыдан-туры аларның чишелешенә бәйле. Һәм бу туклануга (бу яклап бернинди проблема да юк) гына түгел, ял итү, вакытында ротацияләү, хәрби бурычны үтәү мәсьәләләренә дә кагыла. Шулай ук шәхси составка юыну, кер юу мөмкинлеге тудыру кебек көндәлек проблемаларны да чишәбез. Гадәти тормыштан солдатныкына күчү җиңел түгел. Әмма күпчелек аны уңышлы җиңеп чыга.
– Гаиләгез белән ничек элемтәдә торасыз?
– Шартлар булганда гаилә белән элемтәгә керергә тырышам. Хәрби хәрәкәтләр зонасында үзгә элемтә режимы хакимлек итә, чикләүләр дә бар. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә мөмкинлекләрдән чыгып хәл ителә. Якыннар белән кайчак хәбәр аша аралашабыз, кайчак шалтыратышабыз. Мин биргән җавапларның һәрвакыт оператив булмавы да бар.
– Сезнең тирәдә якташлар бармы?
– Әйе, бар. Татарстанлылар да аз түгел. Аларның күпчелеге – яхшы хәрбиләр. Әмма безнең бригадада төрле төбәкләрдән хезмәт итәләр. Чөнки ул территориаль принцип буенча формалаштырылмаган, ә иреклеләр отряды.
– Республика ягыннан ярдәм тоясызмы?
– Әлбәттә, Татарстан ягыннан хакимият линиясе буенча да, җәмәгатьчелек ягыннан да даими ярдәм күрсәтелә. Безнең волонтерлар белән дустанә мөнәсәбәттә. Шәхсән миңа килгәндә, командование белән килешенгән хәлдә ТР Дәүләт Советы утырышларында һәм республикадагы әһәмиятле чараларда катнашу хокукы саклана. Бу мөмкинлек, иң беренче чиратта, хәрби хәлнең нинди булуына һәм безнең алга нинди бурычлар куелуына бәйле.
– Хәзерге вакытта иң зур теләгегез нинди?
– Иң зур теләгем – мөмкин кадәр тизрәк дошманны тар-мар итү һәм җиңү яулау.
Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасында. / Фото Э.Шәрәфиевның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев