Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“ТРЕНД“ жиһазлары матур һәм уңайлы

"ТРЕНД" Әгерҗедә бишенче ел эшли һәм без җитештергән заманча йорт җиһазларын Әгерҗедә һәм авылларда гына түгел, Удмуртиянең Ижау, Можга, Кече Пурга, Ува, Кильмез, Нылгада да яратып сатып алалар. - Без Әгерҗе шәһәрендә беренчеләрдән булып 2012 елда кухня гарнитурлары, стенкалар җитештерә башлаган идек. Хәзер бик күп райондашларның йортларында, фатирларында "ТРЕНД" җиһазларын...

"ТРЕНД" Әгерҗедә бишенче ел эшли һәм без җитештергән заманча йорт җиһазларын Әгерҗедә һәм авылларда гына түгел, Удмуртиянең Ижау, Можга, Кече Пурга, Ува, Кильмез, Нылгада да яратып сатып алалар.

- Без Әгерҗе шәһәрендә беренчеләрдән булып 2012 елда кухня гарнитурлары, стенкалар җитештерә башлаган идек. Хәзер бик күп райондашларның йортларында, фатирларында "ТРЕНД" җиһазларын очратырга мөмкин. Ә быел "ТРЕНД"та йомшак мебель, ягъни төрле зурлыктагы диваннар җитештерелә башлады. Безнең диваннарны Тирсә, Исәнбай, Кырынды, Красный бор сәүдә предприятиеләре карамагындагы кибетләрдә күрергә мөмкин. Моннан тыш Удмуртия шәһәр-авылларында да "ТРЕНД" җиһазларына сорау артты. Беренчедән, сыйфаты бер дә калышмый, икенчедән, гади халык өчен бәяләре отышлы. Моннан тыш, без күп кенә җиһазларны заказчы соравы, аның теләге буенча ясыйбыз. Үзебез урынга барып үлчәү алабыз, җиһазның дизайны буенча тәкъдимнәребезне әйтәбез. Диван ясый торган материалларның ассортименты бай, сайлап алу мөмкинлекләре зур. "ТРЕНД"та бер айга 100гә кадәр диван җитештерелеп сәүдә нокталарына, заказчыларга озатыла. Диваннар - һәрвакыт сатуда. Әгәр заказ биргән очракта бер атна эчендә җитештерелә һәм урынга илтеп урнаштырыла.

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Йортыгызга, фатирыгызга, офиска, эш кабинетыгызга заманча җиһаз кирәкме? "ТРЕНД"ка рәхим итегез! Сез теләгән җиһазларны кыска вакыт эчендә, арзанрак бәягә һәм, әлбәттә, яхшы сыйфатлы итеп ясап китереп урнаштырырбыз.

Безнең адрес: Әгерҗе, Казанская урамы, 77. Телефон: 89600717603.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев