Татарстанда 16 ел инде гражданнарны Бердәм кабул итү көне үткәрелә. Һәр сишәмбедә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр халыкны кабул итәләр, район халкы үзен борчыган сораулар белән җитәкчеләргә атна саен бу көнне мөрәҗәгать итә ала. Монда сүзең үтмәсә, министрларга, депутатларга, хәтта Президентка Татарстандагы "Халык контроле" аша зарыңны җиткерә аласың.
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ...
Татарстанда 16 ел инде гражданнарны Бердәм кабул итү көне үткәрелә. Һәр сишәмбедә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр халыкны кабул итәләр, район халкы үзен борчыган сораулар белән җитәкчеләргә атна саен бу көнне мөрәҗәгать итә ала. Монда сүзең үтмәсә, министрларга, депутатларга, хәтта Президентка Татарстандагы "Халык контроле" аша зарыңны җиткерә аласың.
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Һәр сишәмбедә "Бердәм Россия"нең Әгерҗе районындагы фракциясе җитәкчесе Ришат Нурисламов та партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашулар үткәрә. Быел аңа 123 кеше мөрәҗәгать иткән.
- Сорауларның күбесе - торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торактан яңа фатирга күчкән йортлардагы җитешсезлекләр. Хезмәт ветераны статусы алу, авылларда җир алу мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать итүчеләр күп, - ди Ришат Нурисламов.
Быелның алты аенда "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Валерий Макаровка да Бердәм кабул итү көнендә йөздән артык кеше гозерен җиткергән. Аларның яртысына консультация бирелгән, яңа төзелгән йортлардагы җитешсезлекләрне бетерү, юллар төзекләндерү буенча эшлекле чаралар күрелгән. Янгында зыян күргән гаиләләргә төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтелгән.
Моннан тыш, Валерий Макаров җитәкчеләр белән бергә эшлекле киңәшмәләрне авылларга чыгып, урамда халык белән очрашып үткәрүне дә традициягә кертте. Монысы гади халык өчен аеруча уңайлы. Район үзәгенә барып та торасы юк. Түрәләр үзе синең яныңа килеп, тормыш-көнкүрешең белән кызыксына. Мондый очрашулардан соң теге йә бу мәсьәләне хәл итү буенча җитәкчеләргә бурычлар бирелә.
Елга ике тапкыр җитәкчеләрнең авылларда җыеннар үткәрүе дә - халыкның түрәләр белән аралашуы өчен менә дигән мөмкинлек. Нәтиҗәсе дә - күз алдында. Авыл җыеннарында хәзер район җитәкчесенә, гадәттә, теге яки бу изге гамәле өчен рәхмәт белдерәләр, мөрәҗәгатьләр кимеде. Валерий Макаров җитәкчеләр алдына халык белән ешрак очрашып, сорауларына җавапны гади итеп аңлату, киңәш бирү, проблемаларын чишү өчен юллар табу бурычын куя. Халыкка якын булган главага хәтта урамда туктатып та зарын сөйләүчеләр еш очрый.
ХАЛЫК КОНТРОЛЕ
2012 елда Татарстан халкына моң-зарын югарыдагыларга җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек ачкан "Халык контроле" проекты газета укучыларыбызга яхшы таныш. Дәүләт хезмәтләре порталында шундый хезмәт ачылу халыкка зарын җиткерү өчен бик уңайлы. Урындагылар синең җан авазыңны ишетмиләр икән, республика җитәкчелеге, министрлар, депутатлар ишетә дигән сүз бит бу. Быелның алты аенда "Халык контроле"нә әгерҗелеләрдән 49 мөрәҗәгать кергән. Нигездә, Әгерҗедә күпкатлы йортлар территорияләрен, юлларны төзекләндерү, авыл урамнарының начар булуы турындагы хатлар. Әгерҗедә урам исемнәренең татарча язылышында хаталар булуы турында язучылар арткан. "Халык контроле"нә кергән хатларның 33е уңай хәл ителгән, 15 гариза буенча эш планлаштырылган, бер сорауга адресы булмау сәбәпле кире җавап кайтарылган.
- Бу хатларның барысына да вакытында җавап биреп барабыз. Алар буенча шактый җитешсезлекләр төзәтелде. Әгерҗе районы халкы "Халык контроле"нең нәтиҗәле эшләвенә ышанды инде, - ди район башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Аида Галиева.
Гражданнарны кабул итү көннәре, "Халык контроле", авыл җыеннары, күчмә утырышлар - болар барысы да төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә халык тормышын яхшырак белергә, проблемаларның чишелешен контрольдә тотарга ярдәм итә.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
БЕЛЕШМӘ:
"Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗе районындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсенең телефоны: 24255.
Әгерҗе районы хакимияте җитәкчеләренең гражданнарны кабул итү сәгатьләре - "Әгерҗе хәбәрләре" сайтында.
****
Дүрт ел эчендә Дәүләт хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" хезмәтенә халыктан 78 мең мөрәҗәгать керде. Аларның 61 меңе хәл ителде. Меңләгән татарстанлылар үз тәҗрибәләрендә министрга, депутатка яки Президентка һәркемнең мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыгына ышандылар. Ә иң мөһиме, халык сүзенә бик тиз колак салалар һәм ярдәм итәргә тырышалар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев