Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туган мәктәбеңә буш кул белән килмә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элек тә җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне туган мәктәпләренә даими булышып торырга өнди иде. Быел, аның тәкъдимен истә тотып, республикабызда "Мәктәбеңә булыш" акциясе старт алды. Бүген Россия һәм Татарстан казнасыннан мәктәпләргә миллионлаган акча бүлеп бирелсә дә, белем учаклары иганәче ярдәменә һәрчак мохтаж. Исегезгә төшерегез әле, революциягә кадәр үк мәгариф...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элек тә җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне туган мәктәпләренә даими булышып торырга өнди иде. Быел, аның тәкъдимен истә тотып, республикабызда "Мәктәбеңә булыш" акциясе старт алды.

Бүген Россия һәм Татарстан казнасыннан мәктәпләргә миллионлаган акча бүлеп бирелсә дә, белем учаклары иганәче ярдәменә һәрчак мохтаж.
Исегезгә төшерегез әле, революциягә кадәр үк мәгариф өлкәсе игелекле татар байлары хисабына яшәгән. Меценатлар тапкан акчаларына мәдрәсәләр төзегәннәр, мәктәпләр ачканнар. Аларга һәрдаим ярдәм итеп торуны да үз өсләренә алганнар. Бубый мәдрәсәсе дә - шуның ачык мисалы.
Хәзер бит заманасы башка диярсез. Мәктәпләргә казнадан әнә күпме акча бирелә диючеләр дә булыр. Ләкин мәгариф өлкәсенә таләпләр көн саен артып торган заманда балаларыбызга яхшы шартларда чор таләбе кысаларында белем һәм тәрбия бирү өчен бу акчалар гына җитми. Моның шулай икәнлеген Белем көне, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашканда депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре үзләре дә күреп китәләрдер. Дөрес, җәен ата-аналар ярдәме белән балалары укыган кабинетларга косметик ремонт ясала. Ләкин мәктәпләрнең ямыйсы тишекләре бихисап. Менә шушы тишекләрне әкренләп бүгенге заман меценатлары ярдәме белән ямыйсы иде.
Президентыбыз һәр мәктәпнең үз химаячесе булырга тиеш, ди. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, банкирлар, сәүдә фирмалары директорлары барысы да мәктәптән үсеп чыккан бит. Алар көчләреннән килгәнчә туган мәктәпләрендә укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруда булышсалар, белем алган уку йортлары тарихына XXI гасырның танылган меценатлары буларак кереп калырлар иде.
Әнә, Исәнбай мәктәбе директоры Ринат Борһаниев: "Авылдашыбыз, депутатыбыз, "ЖилЭнергоСервис" ширкәте директоры Илфат Ямалиев моңа кадәр дә туган мәктәбенә гел ярдәм итеп торды, - ди. - Нинди генә чара үткәрелсә дә укучылар арасында катнашып, аларга теләкләрен, киңәшләрен җиткерә, беркайчан да буш кул белән килми. Аның мәктәбебезгә биргән бүләкләрен, ярдәмен санап кына чыгу мөмкин түгел. "Ярдәм кирәк булганда мөрәҗәгать итегез, кулдан килгәнчә булышырбыз дип кенә тора", - ди. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларын озату кичәсендә дә без Илфат Ямалиевны туган мәктәбенә футбол туплары һәм принтер бүләк иткәндә төшереп алган идек.
Хөрмәтле җитәкчеләр! Яңа уку елы башланырга ике ай гына калып бара. Вакыт табып, туган мәктәбегезнең хәлен белеп чыгыгыз әле. Проблемалары белән кызыксыныгыз һәм аларны хәл итүдә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыгыз. "Игелек кыл да суга сал, халык белер, халык белмәсә, балык белер", диләр бит. Туган мәктәбегез бүген сезнең ярдәмгә бик тә мохтаҗ.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев