Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туган мәктәп сагындыра

Әгәр алтын балык эләксә һәм:"Таңсылу, зинһар, җибәр мине! Мин синең өч теләгеңне үтим", - дисә, һичшиксез, иң беренче теләгем итеп Яңавылдагы туган мәктәбемне кире кайтаруны сорар идем. Ә аннан соң шул мәктәптә безгә белем биргән укытучыларымны шунда кире чакыртып китерер идем. Эх, мәктәбем! Сине кире кайтарып булса иде... Мин узган...

Әгәр алтын балык эләксә һәм:"Таңсылу, зинһар, җибәр мине! Мин синең өч теләгеңне үтим", - дисә, һичшиксез, иң беренче теләгем итеп Яңавылдагы туган мәктәбемне кире кайтаруны сорар идем. Ә аннан соң шул мәктәптә безгә белем биргән укытучыларымны шунда кире чакыртып китерер идем.
Эх, мәктәбем! Сине кире кайтарып булса иде... Мин узган уку елында Тирсә мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамладым. Әлбәттә, биредә безнең өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме уздырдылар. Ләкин Яңавыл укучылары өчен соңгы кыңгырау инде 8 сыйныфны тәмамлагач, Яңавыл мәктәбендә чыңлаган иде инде. Чөнки нәкъ шул елны туган мәктәбебезне ябып, безне Тирсәгә озаттылар.
...Уртанчы сеңлемне балалар бакчасына илтәм. Ә бакча белән мәктәп - бер бинада. Сигез ел укыган мәктәбемне күреп, йөрәк әрни. Күңелдә күп хатирәләр яңара. Дус кызым Ләйлә белән мәктәпкә барганыбыз - бүгенгедәй хәтердә. Икебездәдә дә бер үк төрле туфли, сумка, бант һәм чәчәкләр. Күңелләребез шатлана, авызларыбыз ерык. Ә хәзер... Күкрәк кагып мин туган мәктәбемдә сөенә-шатлана белем алам дип тә әйтә алмыйбыз шул. Чит мәктәп, чит сабакташлар... Бу сүзләр өчен хәзерге укытучыларым ачуланмасыннар инде. Юкка гына "Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил" димиләр бит.
Дөрес, Тирсә мәктәбендә безне чит итәрләр дип уйлавыбыз ялгыш булган. Укучылар да, укытучылар да беренче көннән үк безне үз иттеләр. Бу мәктәп яңа, зур, якты. Һәр кабинетта - заманча җиһазлар. Әмма ул нинди генә яхшы булса да, Яңавыл мәктәбенең иске такталарын, агач парталарын, шыгырдап ачыла торган ишекләрен сагынам.
Бакчага сеңлемне алырга барган саен мәктәпнең тәрәзәләренә күз салам. Моңсу алар. Ничә пар күз дә текәлеп карап тормый. Андагы бушлык, салкынлык җанымны өшетә. Мәктәпкә йөгереп кереп аны җылытып, җан өрәсем килә.
Бүген төшемдә тагын мәктәпне күреп саташтым. Имеш, яраткан укытучым Әлфия апа татар әдәбияты дәресе уздыра. Ә мин читтән генә карап торам һәм елыйм. Имеш, әле мәктәп ябылмаган, ә мин инде аның бетәчәген сизенәм. Төшем өзелде. Ләкин күңелдә яра калды.
Яраткан мәктәбем, хөрмәтле укытучыларым! Сез - һәрберебезнең күңелендә. Сезне Укытучылар көне белән котлыйм! Без сезне онытмыйбыз. Безгә биргән төпле белемнәрегез, тәрбиягез өчен зур рәхмәт!
Таңсылу КӘРИМОВА,
Тирсә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев