Туган телебезнең матурлыгын өйрәтүче тәрбияче ул
Айназ Илдар кызының педагогик эш стажы – 14 ел
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә заманча алымнарны җәелдерү, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерү, тәҗрибә уртаклашуны үз эченә алган “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең район этабы төгәлләнде. Быел бу исемгә 9нчы балалар бакчасыннан Надежда Шлюгина лаек булды. Ә бәйгенең “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме ел тәрбиячесе” номинациясендә 5нче балалар бакчасыннан Айназ ПЕТРОВА җиңү яулады.
Айназ Илдар кызының педагогик эш стажы – 14 ел. Шуның дүрт елында ул балалар бакчасында нәни малай-кызларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Аларга сүзләр, җөмләләр, әкият-шигырьләр өйрәтә. Татарча уеннарны да бергәләп уйныйлар, милли гореф-гадәтләр, традицияләрне дә өйрәнәләр.
– Балаларның телебезне аңларга, сөйләшергш тырышулары сөендерә. Һәр төркемдәге татар теле почмагы – аларның яраткан урыны, – ди тәрбияче.
Бәйгедә “Легендалар һәм риваятьләр аша Казанның истәлекле урыннары белән танышу” дигән темага багышланган занятиесен һәм үзанализын жюри югары бәяләде.
– Дулкынлану хисләре булса да, балаларның дәрестәге активлыгы, сорауларга аңлап җавап бирүләре ышаныч өстәде. Үзем эшли торган Эльвира Закирова җитәкчелегендәге бакча коллективы да теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтте, – ди Айназ.
Әгерҗедә февраль аенда “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зона этабы узачак. Анда Надежда Шлюгина һәм Айназ Петрова район данын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев