Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Туганнардай якын күршеләрем

Безгә язалар

“Күршеләр, күршеләр – иң якын кешеләр” дигән сүзләр күршеләрем Фәрит–Рима СӘЛИМГӘРӘЕВлар турында, диярсең: нәкъ әлеге җырдагыча, алар белән “Дөньяны бергәләп үтәбез”, шөкер. 

ГОМЕР БУЕ – ЯНӘШӘ

Аларның яшь гаиләсе “Сельхозхимия” берләшмәсенең бик тә алга киткән 1981 елларында Тирсәгә Кырынды авылыннан килеп төпләнә. Төп сәбәп – Фәритнең әлеге оешмага эшкә урнашуы. Рима авыл кибетендә сатучы булып эшли башлый. Бераз алга китеп, шуны әйтәсе килә: соңрак Фәрит озак еллар газ хезмәтендә эшләп, шуннан лаеклы ялга китте. Ә Рима, тагын да җаваплырак вазифага билгеләнеп, Тирсәдә ваклап сату предприятиесен җитәкләде. Ул елларда “Сельхозхимия” үз эшчеләренә фатирлар, йортлар төзеп бирә иде. Шул чакларда йортларыбыз янәшә булып, күршеләргә әйләндек. Бик тиз арада танышып, аралашып та киттек. Яңа урамда үз көчебез белән йортлар төзеп чыккач та өйләребез кара-каршы туры килде...

ДОГАЛЫ, БӘРӘКӘТЛЕ НИГЕЗ

“Догалы, бәрәкәтле, бәхет­ле нигез” дигән төшенчә бар. Ул күршеләремә бик тә туры килеп тора. Моңа өстәп, “кешеле нигез” дип тә әйтер идем. Чөнки алар йортыннан бервакытта да кеше өзелми. Яшь чакларыннан бирле туганнары, якыннары өчен капкалары ачык. Риманың әнисе Мәрьям апаны да картаймыш көннәрендә үзләренә алып кайтып тәрбияләделәр. Фәритнең әнисе Минҗиһан апага, әтисе Муллагазиз абыйга да шундый хөрмәт күрсәтеп, соңгы көннәренә кадәр карадылар. Муллагазиз абыйның энесе Зөлфәтне инсульт аяктан еккач та хастаханәдән үзләренә алып кайттылар. Табиблар көннәре санаулы калган дисәләр дә, аларның хөрмәтләп тәрбияләве аркасында тагын өч ел яшәп мәңгелеккә күчте ул. Якыннары изге догаларын куеп китеп, алдагы тормышларын тагын да бәрәкәтле итсен дип телисе килә. 

КАЙГЫРМА, ҮЗЕМ ТӘРБИЯЛИМ

Быел үземә авыр операция кичерергә туры килде. Операциядән соң Казанда, Түбән Камада балаларымда яшәдем. Бик рәхәт булса да, өемне сагындым, кайтасым килде. Риманың: “Кайт, Ләйсирә апа, үзем тәрбиялим”, – дигән сүзе канатлар куйгандай булды – очып кайттым.  Чыннан да, өч ай дәвамында һич авырсынмыйча, миңа бер мәшәкать тә китермичә сабый баланы карагандай тәрбияләде. 

Хастаханәдә чакта да хуҗалыкка күз-колак булып тордылар. Гомумән, нинди эш-мәшәкать килеп чыкса да, иң беренче булып күршеләрем ярдәмгә ашыгалар. Фәритнең алтын куллары шунда ук төзәтәсен төзәтеп, көйлисен көйләп тә куя.  
Мәрхүмә каенанам Сәйдә әнкәй урын өстенә калгач та төрле хәлләр була иде: гел аларга йөгереп кердем. Дустыбыз Әлфия Фәттахова авырганда да машина белән кирәкле урынга алып баручы Фәрит булды. 

БӨТЕН ҖИРГӘ ӨЛГЕРӘЛӘР

Ә бит аларның үз хуҗалыклары, үз мәшәкатьләре дә бар. Терлек тә асрыйлар, каз-үрдәк, бройлерлар да алып үстерәләр. Бакчалары тулы – яшелчә, җиләк-җимеш... Рима өйләрен чип-чиста итеп җыештырырга да, йорт тирәсен, ишегалдын чәчәкләргә күмәргә дә вакыт таба. 

Ижауда яшәүче олы уллары Рунат, Казанда яшәүче Руфат гаиләләрен дә сагынып, һәрчак тәмле ризыклар әзерләп каршы алалар. Уллары да үзләре кебек бик ярдәмчел: кадерле кешеләренең хәлләрен дә белешеп торалар, зур эшләрдә булышу җаен да табалар.      

Дин юлына да бергәләп бас­тылар алар: парлап мәчеткә йөриләр, Рамазан аенда ураза тоталар, ифтар мәҗлесләре уздыралар. Ел саен корбан чалып кардәшләребезне изге ашка дәшәләр. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда хезмәтләрендә катнашалар. Мәчеттә, зиратта узучы өмәләрдән читтә калмыйлар. 

Бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәүче Фәрит белән Риманың үзара кайгыртучан мөнәсәбәтләре дә сокланырлык. Аларның олы йөрәгендә якыннарына да, башкаларга да урын җитәрлек.    

...Борынгылар “Йорт салганчы, күршеңне сайла” дигәннәр. Без сайланып та тормадык, шулай туры килде. Һәм моның өчен мин Ходайга мең рәхмәтлемен.

Ләйсирә НӘФЫЙКОВА.
Тирсә авылы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев