Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек
1нче гимназиядә шәһәр мәктәпләре арасында “Тукай – безнең күңелләрдә мәңгелек” дип исемләнгән бәйге уз
Ул Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Чарада бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына, аның әкият-шигырьләре персонажларына багышланган бай күргәзмә оештырылган иде.

4нче мәктәп укучылары бөек шагыйрьнең Кушлавычта узган балачагын күрсәттеләр.
“Сәхнә күренеше” номинациясендә – беренче, “Милли моңнар” номинациясендә “Туган авыл” җырын башкарып өченче урынга ия булдылар.
“Сәнгатьле укучылар” номинациясендә Лия Булатова – беренче урында, “Тукай дәвамчысы” номинациясендә Дилия Закирова, Тукайга багышлап язган шигырен сөйләп, җиңү яулады.
Җитәкчеләре – Әлфия Заһретдинова, Фәридә Хафизова, Гөлнара Хуҗахмәтова, Лилия Гайнуллина.

1нче гимназия укучылары бөек шагыйрьнең Саснада узган балачагын күрсәттеләр.
“Сәхнә күренеше” номинациясендә беренче урынга ия булдылар, “Милли моңнар” номинациясендә “Бәйрәм бүген” җырын башкарып беренче урын алдылар.
“Сәнгатьле укучылар” номинациясендә Фәрхәд Хуҗин – беренче, Азалия Халикова икенче урында.
Җитәкчеләре – Әлфинә Ризаванова, Гөлназ Закирова, Гөлнара Мурзина.

2нче мәктәп укучылары бөек шагыйрьнең Өчиледә узган балачагын күрсәттеләр.
“Сәхнә күренеше” номинациясендә – икенче, “Милли моңнар” номинациясендә Илнар Раздыгин “Тәфтиләү” җырын курайда уйнап башкарып беренче урынга ия булды.
“Сәнгатьле укучылар” номинациясендә Рината Фәттахова – беренче, Илзинә Шаракина икенче урында.
Җитәкчеләре – Миләүшә Сөләйманова, Лилия Сабитова.

3нче мәктәп укучылары бөек шагыйрьнең тормыш юлы Кырлайда узган вакытны күрсәттеләр.
“Сәхнә күренеше” номинациясендә – өченче, “Милли моңнар” номинациясендә Динара Баһаутдинова “Бишек җыры”н башкарып беренче урынга ия булды.
“Сәнгатьле укучылар” номинациясендә Аделина Зиннәтуллина – беренче, Ясминә Хәтбуллина өченче урында.
Җитәкчеләре – Венера Ишмөхәммәтова, Лилия Зиннәтова, Гүзәл Рамазанова, Гөлназ Бәдертдинова.

1нче гимназия коллективы һәм укучыларының кунакларны матур итеп каршы алулары, укучыларның саф татар телендә сөйләшүләре, Тукайның тормыш юлы, иҗатына һәм аның персонажларыннан әзерләнгән күргәзмә күңел кылларын тибрәтте.
1нче гимназия укучылары чараны “Бәйрәм бүген” җыры белән башладылар. Шәһәребезнең дүрт мәктәбе шагыйрьнең Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Кырлайда узган елларын сәхнәләштерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар.

Бәйрәм “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев