Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тукай яши безнең күңелләрдә

Район мәдәният сараена Тукай бәйрәм узды

Район мәдәният сараенда "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип аталган зур бәйрәм чарасы узды.

Анда күңелендә иҗат яшәүче төрле яшьтәге райондашларыбызның шигъри, җырлы биюле чыгышлары тәкъдим ителде. Тукайның дистәләгән шигыре, җырлары яңгырады. Районыбызның сәхнә осталары, мәктәп укучылары, укытучылар, каләм ияләре катнашында тирән эчтәлекле бәйрәм бер тында узды. Кичә шагыйрьнең гасырларда яшәячәк "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Район мәдәният сараена Тукай бәйрәменә килүчеләрне шагыйрьнең әсәрләреннән геройлар каршы алды.

Шулай ук "Печән базары" дип аталган бай күргәзмә тәкъдим ителде. Шунда ук район үзәк китапханәсе тарафыннан игълан ителгән Тукайның әсәрләре буенча эшләнмәләр һәм лэпбуклар урын алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев