Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туксан яшьлек ветеран килененә бик рәхмәтле

"Ярый әле, киленем Светлана бар. Картлык көнемдә миңа кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен үзе дә балаларыннан игелек күреп яшәсен", дип изге теләкләрен тели килененә Шаршадыда яшәүче Дөрикамал әби ГАЙНУЛЛИНА. Утыз дүрт ел бергә инде алар. Төпчекләре Заһит авылның уңган-булган кызын үзенә гомерлек яр итеп сайлаганга Гайнуллиннар сөенәләр генә. Мин килен булып төшкәндә...

"Ярый әле, киленем Светлана бар. Картлык көнемдә миңа кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен үзе дә балаларыннан игелек күреп яшәсен", дип изге теләкләрен тели килененә Шаршадыда яшәүче Дөрикамал әби ГАЙНУЛЛИНА.

Утыз дүрт ел бергә инде алар. Төпчекләре Заһит авылның уңган-булган кызын үзенә гомерлек яр итеп сайлаганга Гайнуллиннар сөенәләр генә.

  • Мин килен булып төшкәндә каенанамның каенанасы да исән иде әле. Әнкәй әбине яшь бала карагандай тәрбияләде. Зарланмады-сыкранмады. Үзе урын өстенә калгач мин дә аны кулымнан килгәнчә тәрбияләргә тырышам, - ди Светлана.

Әниләрен хөрмәтләп тәрбияләвенә Түбән Камада һәм Нефтекамскида яшәүче кызлары Нәсимә белән Люция дә бик рәхмәтле Светланага.

  • Энебез Заһит ике ел элек 53 яшендә вафат булгач, бөтен хуҗалык Светлана җилкәсенә калды. Әнкәйне карау да күпме сабырлык таләп итә бит, - диләр алар.

...Дөрикамал апа 14 яшендә колхозда эшли башлый. Аннан кибеттә сатучы, Шаршады урманчылыгында ашханә мөдире була. Аш-суга бик тә уңган бу ханымның ясаган чәкчәкләре авызда эри иде, диләр.

Тормыш иптәше Мәгъсум белән 50 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ул-килен белән бик тату, килешеп яшиләр. Өч оныкларын үстерешергә булышалар.

  • Хәзер дә балалар кайтып керүгә иң беренче әбиләренең хәлен белергә аның бүлмәсенә керәләр. Алар әби тәрбиясендә үстеләр, шуңа аны бик яраталар, - ди Светлана ханым.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов та хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Дөрикамал әбине олуг юбилее белән тәбрикләделәр. "Сезнең гомер юлы - яшьләргә үрнәк. Тормышның ачысын-төчесен күргән әби-бабайларга хөрмәт күрсәтү - һәрберебезнең бурычы", дип бүләкләр тапшырдылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев