Турагент Диана Габидуллина: Ялга очканда “страховкалы” булырга кирәк
“Чит илдә ял итү – телефонга матур фотосурәтләр төшерү генә түгел әле ул», - ди турагент
Үлем теләсә кайсы урында сагалап торырга мөмкин. Хәтта ялда да. Күптән түгел генә ватандашларыбыз белән Мисырда килеп чыккан фаҗига берәүне дә битараф калдырмагандыр.
Сүз кешенең иминлеге турында бара.
«Минем белән алай булмас», – дип кем әйтә ала соң?!
“Чит илдә ял итү – телефонга матур фотосурәтләр төшерү генә түгел әле ул. Теләсә нинди хәлгә юлыгуыгыз ихтимал. Җәрәхәт алырга, авариягә эләгергә, кояштан артыгын кызынып ташларга, зарарлы ризык ашарга, агулы бөҗәк тешләргә мөмкин түгелмени? Иң куркынычы, әлбәттә, үлем”, – ди турагент.
Туристик агентлыклардан сатып алынган путевкага медицина иминияте керә. Бу «страховка» сезгә чит илдә сәяхәт вакытында ашыгыч медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирәчәк. Ял вакытында читтә вафат булганнарның мәетен алып кайтуны (репатриация дип атала. – Авт.) шактый катлаулы эш, дип атады белгеч. Кайбер кешеләр өчен мәетне туган җиренә алып кайту хакы бөтенләй күтәрә алмаслык. Әйтүенчә, 20 мең долларга җитәргә мөмкин.
“Мәет турында иң элек җирле полиция һәм медиклар белә. Табиблар үлемне терки, полиция үлем турында хәбәрне турист яшәгән ил консуллыгына юллый. Консуллык (яисә посольство) исә кайгылы хәбәрне үлгән кешенең туганнарына, тиешле органнарга җиткерә. Репатриация өчен документларны да алар әзерли”.
Юрист Булат Закиров мәетне туган җиренә кайтару эше ничек башкарылганын аңлатты.
“Өч төрле очракны карыйк. «Страховка» бар, сәяхәтне туроператор оештырган. Бу очракта туроператор үзе иминият компаниясе белән хезмәттәшлек итәчәк һәм барысын да оештырачак. «Страховка» бар, сәяхәт мөстәкыйль оештырылган. Бу очракта иминият компаниясе белән туганнар хезмәттәшлек итәчәк һәм кирәкле документлар җыю эше аларга йөкләнәчәк. «Страховка» юк. Җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек, вафат булган туристны кире кайтару эше туганнар җилкәсенә төшәчәк. Бу очракта транспортировка бәясе кыйммәтлерәк булачак, «страховка» бәясеннән артып та китәчәк”, – дип аңлатты белгеч.
Кайда күбрәк бәла-казага юлыгалар?
“Таиланд, Вьетнам, Индонезия, Шри-Ланка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Куба, Доминикана, Венесуэла, Төркия, Мисыр. Үлем сәбәпләре Суда, бассейнда батып үлү, экстремаль чараларда катнашу, балконнан егылып төшү, экскурсияләр вакытында имгәнүләр”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев