Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тыелган урында су коенган өчен штраф түләргә туры киләчәк

Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә яңадан эссе булачак. Димәк, балалар да, зурлар да кабат сулыклар янына ашыгыр.

Эссе көндә су керүнең ничек рәхәт икәнлеген беркем дә инкарь итми. Әмма мондый ялның  куркыныч булуын гына һич онытырга ярамый. Кызганыч, быел район сулыкларынада  өч кешенең гомере өзелде, шуның берсе – бала.

Тагын бер кат искәртәбез: безнең районда җиһазландырылган пляжлар һәм су керү өчен билгеләнгән урыннар юк. Шуңа күрә әгәр кызу көнне сулык янында ял итәргә уйлагансыз икән, аның нәтиҗәләре өчен сез фәкать үзегез җаваплы.

Әгерҗе районы башкарма комитеты күптән түгел Әгерҗедә аеруча популяр булган ял урынына рейд ясады. Халык аны “Икенче водопад“ дип тә атап йөртә. Әлеге көнне анда балалар бик күп иде. Су коенырга кем рөхсәт итте дигән сорауга алар бертавыштан “әти-әниләр“ дип җавап бирделәр.

Ата-аналарның әлеге урынның ни хәлдә икәнлеген күргәннәре бармы икән?! Беренчедән, фаҗига булган очракта балага беркем дә ярдәмгә килә алмаячак. Чөнки анда коткаручылар да, медицина хезмәткәрләре дә юк. Суга экспертиза да уздырылмаган. Сулыкның төбе дә тикшерелмәгән. Яр буенда еш кына спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм буш шешәләрен суга ыргыталар.

Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз. Ә без тагын бер кат исегезгә төшерәбез: тыелган урыннарда су керү административ тәртип бозуга керә һәм моның өчен 1500 сум күләмендә штраф каралган. Үз балаларына тиешле булмаган урында су коенырга рөхсәт иткән ата-аналарга да үз вазифаларын тиешле башкармаганнары өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Светлана ХӘЙРЕТДИНОВА,

балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау бенча баш белгеч.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев