Тыл һәм хезмәт ветераны Рифкать ага Латыйповка – 90 яшь
Шушы яшендә дә йөзеннән нур бөркелә Рифкать аганың, аның белән аралашкан саен аралашасы килә.
Ветеранны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады.
- Сезнең белән озаграк аралашкан саен яшәүнең ямен, тәмен ныграк аңлыйсың. Сезнең йөздән бөркелүче нур, сездәге күтәренке кәеф әнә шулай башкаларга да уңай йогынты ясый, – диде Римма Ринатовна.
Районыбызның Кырынды авылында туып үсә Рифкать ага. Башка яшьтәшләре кебек үк сугыш михнәтләрен дә, әтисен сугыш кырыннан көтеп алу мизгелләрен дә кичерергә туры килә аңа. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң читкә бәхет эзләп чыгып киткән егет 30 ел (!) гомерен шахтада эшләүгә багышлый. Лаеклы ялга чыккач, яңадан туган якларына әйләнеп кайта.
Бер-берсен бик тә хөрмәт итеп яшәгән җәмәгате Тәнзилә ханым белән бер кызга гомер бүләк итәләр. Бүген кызы Әлфиянең гаиләсендә кадер-хөрмәттә, бердәнбер оныгының уңышларына куанып, тормышына шөкер итеп яши Рифкать ага. Тәнзилә апа гына берничә ел элек дөнья куйган.
Бүген Ижауда яшәсәләр дә, Әгерҗе белән ике арага тузан кундырмыйлар. Рифкать ага бик күп хәрәкәтләнергә тырыша, ил-көн яңалыклары белән танышып бара.
- Оныгым Ксения белән рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә урам йөреп кайткан мизгелләрдән дә никадәр яшәү көче алам мин, – дип шөкер итә.
Римма Ринатовна аны матур юбилее белән котлап, киләчәктә дә шундый ук көләч йөзле, киң күңелле булып калуын теләде.
- Сезгә карагач, үзеннән-үзе елмаясы, яшисе килә башлый. Мин Сезгә бүген, лаеклы рәвештә, Ил агасы дип эндәшәм. Чын күңелдән рәхмәт сезгә, – диде җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев