Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Уңайлы ишек алды“ ТОСында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чарасы узды

Барлык бәйрәм кунаклары содат боткасы ашадылар

Биредә яшәүчеләр һәр бәйрәмне Любовь Овсянникова җитәкчелегендә бергәләп уздыралар. 2020нче елда “Уңайлы ишек алды“ милек ширкәтчеләре җәмгыяте булып оешкач, тагын да дәртләнебрәк эшли башлыйлар. 9 май бәйрәмен дә киң колач белән күңелгә кереп калырлык итеп оештырды алар.

Любовь Михайловна биредә яшәүчеләрне бәйрәм белән котлап, йөрәк түреннән чыккан хөрмәт-ихтирам сүзләрен белдерде.

–    Сугыш беткәнгә 76 ел үтте. Ветераннар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ә сугыш чоры балалары – безнең арабызда. Һәрберсе дә – хезмәт ветераннары. Сугыш чорында алар күргән ачлык-ялангачлыкның бер дәлилен генә күрсәтеп үтәм, – дип шул чор аяк киемен – чабатаны күрсәтте ул. 

Сугыш чоры музыкасы яңгырады. Солдат киемендәге кызлар биергә чакыргач, ветераннар да яшьлекләрен искә алып биергә чыкты. Ил азатлыгы өчен башын салганнар хөрмәтенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң Сергей Бобков батыр солдатлар турында шигырь сөйләде, ә әнисе үзенең бабасы портретын күрсәтеп аның сугышчан юлы турында сөйләде. Бу йортта яшәүче кул көрәше белән шөгыльләнүче Евгений Кондаков һәм Тимур Тукмачев лаеклы алмаш килүен күрсәтеп чыгыш ясадылар.

Район мәдәният йортындагы “Мечта“ халык театрында шөгыльләнүчеләрнең чыгышлары күңелнең бар кылларын чиртте. Оксана Михайлова, Елена Скворцова, Ләйсән Тимуршина, Тамара Васильева җырларын тыңлап, “We dance“ ансамбле кызларының биюләрен карап хозурлангач, бәйрәм табын артында дәвам итте. Барлык бәйрәм кунаклары содат боткасы ашадылар.

–    Гомергә истә калырлык бәйрәм булды. Чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр. Солдат боткасы бик тәмле булды. Балалар асфальтта матур рәсемнәр ясадылар. Бәйрәмне оештырган Любовь Овсянникова һәм Татьяна Бобкова, Наталья Шакурова, Татьяна Малышева, Светлана Кондакова, Флорида Ходайбиргәнова, Алсу Павлова, Сергей Малков, Татьяна-Василий Сухановларга зур рәхмәт, – диде 91 яшьлек Габдерәүф Габдрахманов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев