Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Шаршады мәктәбе укучылары китапханәгә җыелдылар

Халыкара туган тел көне уңаеннан Шаршады авылы китапханәсендә 1нче, 2нче сыйныф укучылары өчен "Иң татлы тел – туган тел!" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче укучыларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды.Туган тел турында Алназ бик матур  шигырь сөйләде. Раяз, Индира, Газизә оста итеп табышмакларга җавап бирделәр.Татар халкының милли бизәкләре, милли ашлары, милли киемнәре белән якыннанрак таныштылар. Мәкальләрне бик дөрес итеп дәвам иттеләр.

Чыннан да, дөньядагы  иң татлы тел – ул туган тел! Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Айсинә Мәүликәева,

китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев