Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Укый да, эшли дә, спорт белән дә шөгыльләнә

"Миңа әле егерме яшь кенә булса да, бу тормышта авыр вакытларны күп күрергә туры килде. Әмма мин сыгылып төшә торган егет түгел. Алдыма куйган максатларга үз тырышлыгым белән ирешә барам", - ди Әгерҗедә яшәүче Алмаз ВӘЛИУЛЛИН. Церебраль паралич диагнозы белән туган малай алты яшенә кадәр бик авырлык белән генә йөри....

"Миңа әле егерме яшь кенә булса да, бу тормышта авыр вакытларны күп күрергә туры килде. Әмма мин сыгылып төшә торган егет түгел. Алдыма куйган максатларга үз тырышлыгым белән ирешә барам", - ди Әгерҗедә яшәүче Алмаз ВӘЛИУЛЛИН.

Церебраль паралич диагнозы белән туган малай алты яшенә кадәр бик авырлык белән генә йөри. Ике аягына операция ясаткач кына аяк атлавы җиңеләя. Авыруы аркасында укырга керүне дә кичектерергә туры килә. Башлангыч сыйныфны өйдә тәмамлагач, бишенчегә үзе теләп мәктәпкә килә ул. Сыйныфташларыннан биш яшькә олырак булса да, һәрберсе белән уртак тел табып, кирәк чакта аларга ярдәм итеп укый Алмаз.

- Күп вакытта, ярый әле, Алмаз минем сыйныфка эләккән дип сөенәм тә куям. Укытучының уң кулы, беркайчан "юк" дигәнен ишетмәссең. Нинди генә йомыш кушсаң да үти, башкаларны үз артыннан ияртә белә. Шунысына аеруча шатланам: үзләрен ялгыз тәрбияләгән әнисе Наина Раилевнаның да олы терәге ул, - ди сыйныф җитәкчесе Гөлнара Мурзина.

Чынлап та, ике баласын ялгызы үстерергә туры килә Наина ханымга.

- Әмма без мохтаҗлык кичермәдек. Әниебез эшләде, әбиебез Тамара без үскәндә дә олы терәгебез булды, хәзер дә безнең өчен җанын бирергә әзер. Үз йортыбыз белән яшәгәч, апам белән кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстек, - ди Алмаз.

Кирәк икән, кадагын да суга, төзи, ясый да егет. Әнисе эштә вакытта газ плитәсе янында да кайнаша. Аш та пешерә, кәтлит, бәрәңге дә кыздыра белә. "Иң мөһиме, итле генә булсын", дип шаярта егет. Ризык әзерләү серләрен ул күп еллар пешекче булып эшләгән әбисеннән өйрәнгәнен дә яшерми.

- Кечкенә чакта әбинең тәмле ризыклар әзерләгәнен шулкадәр яратып күзәтә идем, - ди егет.

Алмазның бер генә минут та буш вакыты юк. Укый, эшли, спорт белән шөгыльләнә... Мәктәптән соң эшкә китә. Аннан кайткач - тренировка. Төннәрне дәрес хәзерләүгә багышлый.

- Биш-алты ел инде эшли башлаганыма. Урамда юкны бар итеп йөрүче яшьтәшләремә бик гаҗәпләнәм, - ди Алмаз. Әмма кайда эшләгәнен сер итеп калдырды ул.

Спорт белән шөгыльләнүенә дә күп еллар инде. Дөрес, арада бераз тәнәфес тә булып алган. Әмма яңадан барыбер яраткан спорт төренә - кул көрәшенә әйләнеп кайткан. Тренер Руслан Закиров та зур өметләр баглый шәкертенә. Екатеринбургта физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында Россия күләмендә узган ярышта - җиденче, Алабугада Татарстан чемпионатында өченче урынны алгач, тагын да ныграк шөгыльләнә башлый спортчы егет. Киләчәктә Россия чемпионатына бару турында да хыяллана.

- Спортзалга көнаралаш йөрим. Тренировка 2-3 сәгать дәвам итә. Әмма яраткан шөгыль булгач, һич тә ялыктырмый, - ди ул.

Быел Алмазның бик тә җаваплы елы. Тугызынчы сыйныфны тәмамлый ул. Аннан йә пешкче, йә машина йөртүче һөнәрен үзләштерергә тели. Кайсын сайласа да, сынатмас ул. Мондый тәвәккәл, тырыш егетләр тормышта югалып калмыйлар, үз дигәннәренә ирешәләр һәм күпләргә үрнәк булып гомер итәләр.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев