Ул – кырык җиде ел нәни балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог
Туган авылы Сокманнан килен булып төшкәннән бирле Рәйсә апа СӘЛИМГӘРӘЕВАның тормыш юлы Мукшур авылы халкының күз алдында үтә. Сиксән яшен тутырганда да ул тырышлыгы, уңганлыгы, тынгысызлыгы, актив тормыш алып баруы белән күпләргә үрнәк. 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган Рәйсә апа бездә - элеккеге хезмәттәшләре күңелендә бай тәҗрибәле, олы...
Туган авылы Сокманнан килен булып төшкәннән бирле Рәйсә апа СӘЛИМГӘРӘЕВАның тормыш юлы Мукшур авылы халкының күз алдында үтә. Сиксән яшен тутырганда да ул тырышлыгы, уңганлыгы, тынгысызлыгы, актив тормыш алып баруы белән күпләргә үрнәк.
40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган Рәйсә апа бездә - элеккеге хезмәттәшләре күңелендә бай тәҗрибәле, олы хөрмәткә ия мөгаллим, киңәшче булып саклана. 1956 елда Минзәлә педучилищесен, соңыннан Алабуга педагогия институтын тәмамлап Мукшур башлангыч мәктәбендә хезмәт куйган еллар дәвамында күпме баланы укырга, язарга өйрәткән, киләчәк тормышларына юнәлеш биргән мөгаллим ул. Балаларның керсез күңеленнән яктылык алып, гел алар арасында янып-рухланып яшәгәнгәдерме, ветеран хезмәттәшебез хәзер дә көр күңелле, җитез, өлгерлеге белән таң калдыра.
Эшләгән чорда укучыларга белем бирүдән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга туры килде аңа. Көнне-төнгә ялгап эшләгән педагог өчен бигрәк тә авыр вакытлар иде ул. Бик яшьли тол калып, улы Ризил, кызы Резеданы да ялгыз канат белән үстерде. Әмма сынмады, сыгылмады. Кыен чакларда теш кысып түзә белде, беркемнән ярдәм көтмәде.
Өлкән яшьтә булса да, Рәйсә апа хәзер дә дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Аның бер генә минут та тик торганын да күрмәссең: җәен бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр үстерсә, кышын бу матурлык өенә күчә аның. Әнә шул гөлләр матурлыгы аңа яшәр өчен көч тә бирә торгандыр.
Җирлегебезнең бик тә хөрмәтле ветеран педагогы 20 январьда 80 яшьлек юбилеен каршы алырга әзерләнә.
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да, һаман атладың;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
Бу шигырь юллары Сезгә барлык укучыларыгыздан бәйрәм бүләге булсын, хөрмәтле Рәйсә апа.
Нәсимә ГАБДУЛЛИНА,
Тәбәрле авыл музее җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев