Умартачылар аптырашта: Бал кортлары кими, ә бал арта
Татарстанда умарталыкларга төп куркыныч - игенчеләр кырларны эшкәртү өчен куллана торган химикатлар
Яз җитү умарта оялары җанлана башлый. Ана корт беренче йомыркаларын сала, бөтен умарта оясы өчен балаларны кайгырту һәм яңа баллы сезонга әзерлек чоры башлана. Ә умартачылар кышын да йокламый.
«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин республикада бал кортлары санының ни өчен кимүе, бу бөҗәкләргә нинди яңа авырулар янавы һәм Урта Азиядән «мигрант» бал кортларын кертүнең ни өчен куркыныч булуы турында сөйләде.
- Шәүкәт Нуриәхмәтович, 10 ел элек Татарстанда 14 мең умарталык һәм 230 меңнән артык умарта гаиләсе булган. Хәзер, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, умарталык 8 меңнән артыграк кына калган, ә умарта оялары саны 140 меңгә якын. Ни өчен бал кортлары кими, һәм быелгы көйсез кышны алар ничек кичерде?
“Бал кортлары кышны ничек уздырганын без умарта ояларын кышлыкларыннан чыгара башлагач кына беләбез. Барысы да тәртиптә булыр, дип өметләнәбез.
Гомумән алганда, бал кортлары соңгы елларда кырларны эшкәртү өчен аграрийлар файдалана торган химикатлардан, азык базасы кыскарудан, авырулардан һәм хәтта климатның җылынуыннан үлә. Мәсәлән, гыйнвар аенда плюс температура булу бал кортларының кышлавына комачаулый – алар вакытыннан алда активлык күрсәтә башлый”.
- Билгеле булганча, Россиядә умартачылыкның күп өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тупланган. Гадәттә, умартачылар үз проблемаларын үзләре хәл итә. Илдә умартачыларга шул яңа алымнарны эзләүдә ярдәм итә алырлык ниндидер фәнни үзәкләр бармы?
“Рязаньда умартачылыкның Федераль фәнни үзәге бар, Башкортстанда умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәге эшли. Әмма бүген безнең алда дөньякүләм масштабтагы проблемалар тора, аларны төбәк галимнәре теләсә дә хәл итә алмый. Мәсәлән, Америкада меңләгән бал кортларын һәлак иткән бөтенләй яңа авырулар барлыкка килде. Бу авыруларның сәбәбен бөтен дөнья галимнәре төгәл билгели алмый. Бәлки, бу – ниндидер яңа вирус барлыкка килү белән бәйледер”.
- Әлегә бал кортларын һәлак итүче яңа чир безгә килеп җитмәде, Татарстанда умарталыкларга төп куркыныч булып, игенчеләр кырларны эшкәртү өчен күпләп куллана торган химикатлар кала.
“Әйе, узган елларда Татарстанда умарта кортларының күпме үлем очраклары теркәлгәнен без барыбыз да хәтерлибез. Бөҗәкләрнең үлеме, кагыйдә буларак, чәчүлекләрне корткычлардан эшкәртү белән туры килә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев