Ун-егерме елдан паспортлар гамәлдән чыгарга мөмкин
Россиядә 10-20 елдан соң паспортлар гамәлдән чыгарга мөмкин Кәгазь паспортларны биометрик мәгълүматлар контроле алыштырачак, дип раслый VisionLabs компаниясенә нигез салучы. 10-20 елдан соң Россиядә паспортларны биометрик мәгълүматлар контроле алыштырырга мөмкин. Бу хакта, кешеләрне тану буенча VisionLabs программасын эшләгән компания генераль директоры Александр Ханинга сылтама ясап, "Известия" яза. «Техник күзлектән караганда,...
Россиядә 10-20 елдан соң паспортлар гамәлдән чыгарга мөмкин
Кәгазь паспортларны биометрик мәгълүматлар контроле алыштырачак, дип раслый VisionLabs компаниясенә нигез салучы.
10-20 елдан соң Россиядә паспортларны биометрик мәгълүматлар контроле алыштырырга мөмкин. Бу хакта, кешеләрне тану буенча VisionLabs программасын эшләгән компания генераль директоры Александр Ханинга сылтама ясап, "Известия" яза.
«Техник күзлектән караганда, инде бүген үк паспорт һәм башка документларны биометрик мәгълүматларга алыштырырга мөмкин», - ди VisionLabs компаниясенә нигез салучы.
Якын киләчәктә генә гадәти документларның гамәлдән чыгуы икеле. Чөнки законнар һәм инфраструктура моңа әзер түгел әле, дип искәртте Ханин.
("Татар-информ).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев