Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Уңайлы да, арзан да

Район башлыгы Валерий Макаровның Әгерҗедәге күпкатлы йортларның өлкән вәкилләре белән чираттагы очрашуында сүз нигездә фатирларга ике контурлы газ казаннары кую турында барды. Юкка гына күтәрелмәде әлеге мәсьәлә. Махсус программа нигезендә ике ел эчендә Әгерҗедә күпкатлы йортлардагы барлык фатирларга ике контурлы газ казаннары кую планлаштырыла. Быел исә әлеге җылыту җиһазын Гагарин,...

Район башлыгы Валерий Макаровның Әгерҗедәге күпкатлы йортларның өлкән вәкилләре белән чираттагы очрашуында сүз нигездә фатирларга ике контурлы газ казаннары кую турында барды.
Юкка гына күтәрелмәде әлеге мәсьәлә. Махсус программа нигезендә ике ел эчендә Әгерҗедә күпкатлы йортлардагы барлык фатирларга ике контурлы газ казаннары кую планлаштырыла. Быел исә әлеге җылыту җиһазын Гагарин, Заводская, К.Маркс, Комсомольская, Энгельс, Ленин урамнарындагы кайбер фатирларга куячаклар.
"Фатирга газ казаны кую аның хуҗасы өчен кай ягы белән отышлы соң?" Очрашу барышында әнә шул сорауга җавап эзләнде. Без әлеге сорау белән инде алдагы елларда фатирларына ике контурлы газ казаны урнаштырган Красный борда һәм Тирсәдә яшәүче газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. "Безнең бер бүлмәле фатирыбыз өч катлы йортта урнашкан. Газ казаны куйдырганыбызга өч еллап бар инде. Әлеге уңайлылыкка сөенеп бетә алмыйбыз. Беренчедән, бик җайлы, чөнки фатирдагы температураны үзең теләгәнчә көйлисең. Икенчедән, элекке еллар белән чагыштырганда, хәзер җылылык өчен күпкә арзанрак түлибез", - диде Красный борда яшәүче Александр ГУРЬЕВ. Күпме түләгәннәрен дә исәпләп күрсәтте ул. Иң салкын кышкы айларда да түләү 1600 сумнан артмаган. Шуның 830 сумы - газ казаны куйдырган өчен ай саен түләп барыла торган сумма. Бу сан җиде ел дәвамында үзгәрмәячәк. 700 сумы - җылылык өчен түләү һәм 98 сумы - газ казанына хезмәт күрсәткән өчен. Сүз уңаеннан: беренче ике елда хезмәт күрсәтү бушлай булган, ә өченче елында - түләүле. "Аны берьюлы да, өлешләп тә түләргә була. Безгә айлап түләү уңайлы", - диде Александр.
Тирсәдән Азат ГАНИЕВ та яңача җылыту системасына күчүләренә сөенеп бетә алмый. "Бер бүлмәле фатирыбызда яшәмәсәк тә, анда газ казаны урнаштыруга каршы килмәдек. Газ казаны урнаштырганчы, кухнядагы, бүлмәдәге батарейларны, су торбаларын алыштырдылар. Шуларны да исәпләп, хәзер ай саен газ казаны өчен 871 сум түләп барабыз. Кыш көне ничек булыр икән, дип бераз курыккан идек, юкка булган. Җылылык регуляторын 18 градуска көйләп куйдык та, кыш буе бүлмәбездә шул темпуратура торды. Ут сүнеп китсә йә су басымы кимесә, газ казаны автомат рәвештә сүнә. Ут янып киткәч һәм су басымы тиешле дәрәҗәгә җиткәч шулай ук автомат рәвештә кабына. Монысы да безнең өчен бик уңайлы", - диде Азат.
Бу укучыларыбыз бәян иткәннәрдән генә дә газ казанын урнаштыруның аның хуҗасына ничек отышлы булуын бераз күз алдына китергәнсездер, мөгаен. "Тик мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең күпкә яхшырак. Шуңа күрә якын көннәрдә сезнең арадан берничә вәкилне алып, күпкатлы йортларга газ казаннары тулысынча урнаштырылган Мамадыш, Минзәлә йә башка районга сәяхәт оештырырга телибез. Йөреп кайтканнан соң тагын бер кат очрашырбыз һәм әлеге вәкилләр ни күргәннәрен сезгә түкми-чәчми сөйләрләр", - диде Валерий Макаров.
×××
Очрашуда шәһәр халкының "баш авыртуына" әйләнгән кайнар су проблемасы да күтәрелде. "Ике атна эчендә кайнар су булачак", - дип вәгъдә бирде "Теплосбыт" ширкәте учредителе Николай Тимофеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев